Быел ел башыннан бирле Татарстанда 260 934 кеше бу мөмкинлектән файдаланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Без республика халкына уңайлы шартлар тудырабыз: поликлиникаларда махсуслашкан кабинетлар эшли, белгечләр билгеләнгән. Тикшеренүне уңайлы вакытта — көндез генә түгел, кич белән һәм шимбә көннәрендә дә үтеп була. Исегезгә төшерәм, 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге кешеләргә диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләргә ел саен узарга киңәш ителә. Барлык татарстанлыларны бу мөмкинлектән файдаланырга чакырам», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Статистика күрсәткәнчә, барлык тикшерелгән кешеләрнең яртысыннан күбрәген (якынча 129 мең) хатын-кызлар тәшкил итә. Беренчел тикшеренүдән соң, медицина күрсәтмәләре буенча, аларның яртысына диярлек тирәнтенрәк диагностика үтү өчен юллама бирелгән.

Программа географиясе елдан-ел киңәя бара: быел аңа республиканың барлык 45 муниципаль районы һәм 78 медицина оешмасы кушылган. Диспансеризацияне яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясендә яки поликлиникада узарга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын гына алырга онытмагыз.

Программа кысаларында анкета тутыру, табиб белән киңәшү, шулай ук медицина күрсәткечләре буенча УЗИ, мазок һәм башка лаборатор тикшерүләр каралган.

Программаның төп максаты — бала табу сәләтенә, йөклелеккә һәм киләчәктәге репродуктив сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны яки куркыныч факторларын иртә ачыклау.