Күчмә лаборатория Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек кысаларында оештырыла. Аның максаты — үпкә авыруларына игътибарны юнәлтү һәм чирне вакытында ачыклап, дәвалауны башлау.

Флюорография узу өчен нибары паспорт һәм полис кирәк. Бер-ике минут эчендә үпкәнең рентген фотосы әзер була. Тәгәрмәчле медицина кабинеты, үзенең сыйфаты буенча стационар кабинеттан берни белән дә аерылмый.

Төп аермасы — кешеләр үз чиратларын урамда көтәләр. Быел да әлеге хезмәттән дистәләгән түбәнкамалы кулланды.