Аның максаты — сулыкларда фаҗигале очракларны булдырмау. Хәзер белгечләр тәүлек әйләнәсе кизү тора.
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтеп-кисәтеп торсалар да, күп кенә балыкчылар моны колакларына да элми, ди белгечләр. Шуңа да Кече суднолар буенча дәүләт иснпекциясе белгечләре яңа эш режимына күчә.
Белгечләр карамагында — Алабугадан Кама Аланына кадәр территория. Су объектларына мониторинг бирү көн саен, тәүлек буе башкарыла. 4 кеше эшли. Шулай ук мәгълүмати такталар да куелган.
«Хәзерге вакытта сулыклардагы боз юка, аңа чыгарга ярамый. Күп урыннарда юылган урыннар бар. Боз астына китү куркынычы зур», — ди Дмитрий Трубин.
Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү хәерле булыр, ди белгечләр. Озакламый Камада язгы ташу башланачак. Фаразлар буенча, апрельнең уннарына туры килә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
