Боз китүнең иң көчле чоры апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда боз 18 мартта ук кузгалган иде. Әмма бер ел элек бу хәл бары тик икенче апрельдә генә булган.
Сулыклардагы боз көннән-көн йомшара, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.
Коткаручылар кисәтә: сулыклар янында сак булырга, балаларны караучысыз калдырмаска һәм һич тә елга өстенә чыкмаска кирәк. Кышын балык тотарга яратучыларга хәзер куркынычсызлыкны уйларга һәм тотрыклы боз формалашуын көтәргә вакыт.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX