Алар барысы да дәвалану чаралары узалар. Узган ел әлеге авыруны ике бала йоктырган. Әлеге очраклар манту яки диаскинтест ясагач ачыкланган.
Өлкәннәр арасында туберкулез профилактика тикшеренүе вакытында раслана. Белгечләр ассызыклавынча, күпчелеге флюорографияне вакытында узмаган. Бу вакытта инде ул чирне әйләнә-тирәдәгеләргә дә йоктырып өлгергән була.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш ункөнлеге кысаларында үзәк базарда күчмә флюоромобиль эшли. Ел да якынча 15 мең кешене тикшерәләр. Туберкулез һава аша йога. Моның өчен авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе дә җитә, ди табиблар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
