КХЛның 2025–2026 еллар сезонында 37 яшьлек сакчы 58 матчта (плей-офф уеннарын да кертеп) катнашты, алты нәтиҗәле пас бирде, шуларның икесе «Авангард»ка каршы сериядә башкарылды. Хоккейчы белән төзелгән контракт әлеге сезон ахырына кадәр гамәлдә иде.
Континенталь хоккей лигасында Хафизуллин 2010нчы елдан бирле чыгыш ясады. «Салават Юлаев», «Ак Барс», «Витязь» һәм СКА клублары өчен уйнады. Соңгысы белән ике тапкыр Гагарин кубогын яулады (2015 һәм 2017 елларда).
Спорт карьерасы дәвамында Хафизуллин барлыгы 884 уен үткәрде, 238 очко (45 алка + 193 нәтиҗәле пас) җыйды. Аның файдалы гамәлләр күрсәткече «+81» тәшкил итә.
«Нефтехимик» хоккей клубы Динарга рәхмәт белдерә һәм киләчәктә уңышлар тели!» — диелә клубның телеграм-каналында.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
