Җиңүчеләр исеме өчен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән иң көчле көрәшчеләр көч сынаша. Бүген турнирның тантаналы ачылышы узды. Көрәш ике көн барачак.
Татар биюе — ачылу тантанасының бизәге. «Шинник» спорт комплексы залында бәйрәм мохите. Түбән Камада иң көчле көрәшчеләрне кабул итү — матур гадәткә әверелгән. Шәһәр җитәкчеләре, килгән кунаклар чыгыш ясап, ярышта катнашучыларгы уңышлар теләделәр.
Катнашучылар ярышларга әзерләнгән арада, сәхнәдә озак еллар дәвамында милли көрәшне үстерүчеләрне хөрмәтлиләр. Көрәш ветераннарына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырыла. Төрле буын спортчыларының очрашуы — ярышларның мөһим өлеше. Данил Галиев һәм Илһам Шакиров истәлегенә турнирлар — үткәнгә хөрмәт күрсәтү һәм булачак чемпионнар өчен яңа җиңүләргә илһам чыганагы.
Ярышлар ике көн дәвам итә. Татарстанның 31 районыннан 400 катнашучы чемпион титулы өчен көрәшәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
