Дүрт көн дәвамында Россия һәм Белоруссиянең иң көчле 8 командасы җиңүче исеме өчен көрәште. Барлыгы 20 матч үткәрелде һәм 99 гол кертелде.

Финал уеннары нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең «Чертаново» клубы беренчелекне яулады. Икенче урында — Егорьевскиның «Мастер-Сатурн» командасы, ә турнирының хуҗалары — Түбән Каманың «Нефтехимик» спортчылары бронза медаленә лаек булды.

Турнирның тантаналы ябылу чарасы җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды: спортчыларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.