Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова әлеге спорт хәрәкәтен хуплаучыларга рәхмәт белдереп, җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук үсеп килүче буынны йөгерү белән активрак шөгыльләнергә өндәде. Йөгерештә Түбән Кама спорты ветераны Валентина Кудряшова да катнашты. Клуб 48 ел элек оешкан.