Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен традицион спорт бәйрәме — спартакиада узды. Ул үзенең рухы һәм атмосферасы белән Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте, катнашучыларга күтәренке кәеф һәм бердәмлек хисе бүләк итте.

Чарада 30дан артык спортчы, шулай ук Кама Аланы бистәсенән килгән кунаклар катнашты. Алар кул көрәше, җиңел атлетика, шашка һәм дартс кебек төрле дисциплиналарда үз көчләрен сынап карады. Ярышлар дуслык һәм спорт рухында узды.

Спорт бәйрәме ел саен Түбән Кама инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырыла һәм күпләр өчен көтеп алынган вакыйга булып тора. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә актив тормыш рәвешен сакларга, аралашырга һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчылар медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Оештыручылар мондый чараларның киләчәктә дә дәвам итәчәген, спортның һәркем өчен ачык булуын ассызыклады.