Команданың ачык күнегүләре узды, аннары Түбән Кама мэры Радмир Беляев «Нефтехимик» клубы баш тренеры Игорь Гришин җитәкчелегендәге уенчылар белән очрашты.

«Нефтехимик»ның тренировкасы, гадәттәгечә, уен күнегүләреннән башланды. Уенчылар тупланган һәм рухлы — алда сезонның иң җаваплы өлеше, плей-офф. Беренче раундта Игорь Гришин җитәкчелегндәге хоккейчылар Омскиның «Авангард»ына каршы уйныйлар. Көндәшне аерым таныштыру кирәкми, әмма бу команданы да җиңеп була.

Плей-офф матчларына «Нефтехимик» тулы әзерлектә килә. Состав оптималь. Бернинди кимчелекләр юк диярлек, бары аз санлы уенчыларның плей-офф матчларында катнашу тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, капитан Александр Дергачёв. Һөҗүмче билгеләп үткәнчә, плей-оффта аерым хоккейчылар түгел, ә команда җиңә.

Соңрак уенчылар Түбән Кама мэры Радмир Беляев белән очраштылар. Ул командага даими чемпионаттагы яхшы уен өчен рәхмәт белдерде һәм плей-оффта уңышлы чыгыш ясауны теләде.

«Авангард»ка каршы беренче ике матч 24нче һәм 26нчы мартта узачак. Өйдә «Нефтехимик» 28нче һәм 30нчы мартта уйный. Серия дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк.