24 март көнне Түбән Кама һәм Омск командалары плей-офф уеннарын башлады.
Матч Омскиның боз сараенда узды. «Нефтехимик» хоккейчылары «Авангард» спортчыларына җиңелде. Уен исәбе — 2:4. Плей-оффта хоккейчылар Гагарин Кубогы өчен көрәшә.
Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзерге вакытта «Авангард» исәбендә бер җиңү.
«Нефтехимик» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 26 март көнне Омскиның боз сараенда булачак. Матч 16:30 сәгатьтә башлана.
Альбина Вәлиева
MAX
