Катнашучыларның яше — 35 яшьтән 90 яшькә кадәр. Программага йөгерү, озын дистанциягә сикерү, ыргыту төрләре һәм спорт йөреше кертелгән иде. Түбән Кама даны биш кешедән торган команда яклады. Гомумкоманда зачетында безнекеләр 14нче урынны алдылар.

Спортчылар әйтүенчә, призлы урыннар яулау өчен катнашучылар саны җитәрлек булмаган. Ләкин һәрберсенең күрсәткән нәтиҗәләре горурлык хисе уятты.
- Валентина Кудряшова (60 м, 200 м, 400 м) өч көмеш медаль яулады.
- Зөлфәт Борһанетдинов көмеш һәм бронза (1500 м, 3000 м) отты.
- Икенче урынга Юрий Ильин (200 м) лаек булды.
- Өченче урынны Леонид Петров һәм Владимир Тарасов алды (3000 м һәм спорт йөреше).
«Мастерс» ярышлары — үзенчәлекле турнир. Монда иң мөһиме секунд һәм метрлар түгел, ә спорт рухы һәм ветераннар күрсәткән үрнәк. Тулада алар тагын бер кат шуны исбат иттеләр: яшь җиңү өчен һич тә киртә түгел.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
