Түбән Камада актив ял итүне һәм спортны үз итүчеләр өчен «Төнге йөгерү» акциясе оештырылды. Анда 400дән артык кеше катнашты. Йөгерешкә спорт белән даими шөгыльләнүчеләр дә, үзләрен беренче тапкыр сынап карарга теләүчеләр дә кушылды.
Катнашучыларга шәһәр урамнары буйлап 5 чакрым дистанцияне узарга туры килде. Йөгереш башланыр алдыннан барлык спортчылар өчен уртак разминка үткәрелде. Ә маршрут дәвамында волонтерлар катнашучыларга ярдәм күрсәтте, кирәкле юнәлешне аңлатты һәм дистанцияне узуда булышты.
Финишка килеп җитүчеләрнең барысына да истәлекле медальләр тапшырылды. Чарада катнашучылар өчен спорт белән генә чикләнмичә, аралашу һәм күтәренке кәеф өчен дә мөмкинлек тудырылды.
«Төнге йөгерү» «Курше» конкурсында җиңү яулаган проектларның берсе буларак үткәрелде. Чара «Татарстанда җәй» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылды. Йөгереш шулай ук «Россия спорты» дәүләт программасына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелде.
Проектның төп идеясе — спортны һәркем өчен мөмкин һәм кызыклы итү. Йөгереш аша төрле яшьтәге кешеләрне бер мәйданда җыеп, хәрәкәтчән тормыш рәвешенә, сәламәтлеккә һәм актив ялга кызыксынуны арттыру күздә тотыла.
Альбина Вәлиева
MAX
