30 августта, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Түбән Камада зур бәйрәм чаралары оештырыла. Шәһәр паркларында концертлар, иҗади очрашулар, остаханәләр, ярминкәләр һәм китап фестивале узачак. Бәйрәм чаралары гаиләләр, балалар һәм яшьләр өчен дә кызыклы булачак.

Төп мәйданчыкларның берсе — «Гаилә» паркы. Биредә көндезге сәгать 12дән кичке 7гә кадәр «Осталар берлеге» ярминкәсе эшләячәк. Кул эшләре белән кызыксынучылар өчен бу — осталарның иҗатын күрү, үзенчәлекле эшләнмәләр белән танышу һәм күңелгә хуш килгән әйберләрне сайлап алу өчен менә дигән мөмкинлек.

13.00-16.00 сәгатьләрдә «Минем Түбән Камам» дизайн-проектлар фестивале узачак. Анда 1нче балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының шәһәргә багышланган иҗади эшләре тәкъдим ителәчәк. Яшь рәссамнар һәм дизайнерлар үз шәһәрләрен ничек күрүләре, аның бүгенгесе һәм киләчәге турындагы фикерләрен иҗат аша Җиткерәчәк.

13.00-14.00 сәгатьләрдә Яшьләр эшләре идарәсе әзерләгән «Киләчәкне үзең булдыр» дип исемләнгән бәйрәм концерты булачак. Ә 14.00-16.00 сәгатьләрдә төрле иҗади остаханәләрдә катнашып, яңа һөнәрләрне сынап карарга мөмкин. Шул ук вакытта парк сәхнәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең «Игелекле йөрәкләр илендә» дип исемләнгән бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. Кичен, 18.00-19.30 сәгатьләрдә, «Мирас» район мәдәният йортының «Кояшлы җәй» концерт программасы бәйрәм кәефен дәвам итәчәк.

Тукай исемендәге уку һәм ял паркында да бәйрәм программасы бай булачак. 11.00-19.00 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасы көне кысаларында, «Смена 2026» Кама китап фестивале узачак. Ул СИБУРның социаль инвестицияләр программасы — «Игелекле эшләр формуласы» ярдәмендә оештырыла. Китап сөючеләр өчен фестивальдә төрле кызыклы очрашулар һәм чаралар каралган. Көннең иң көтелгән вакыйгаларыннан берсе — 15.00–16.00 сәгатьләрдә НК-60ның юбилей китабын тәкъдим итү. Бу очрашу шәһәр тарихы, аның үсеше һәм Түбән Каманың алты дистә еллык юлы белән кызыксынучылар өчен аеруча мавыктыргыч булачак.

30 августта Түбән Кама парклары бердәм бәйрәм мәйданына әвереләчәк. Музыка, китап, сәнгать, кул эшләре һәм иҗат белән үрелеп барган чаралар шәһәр халкына һәм кунакларга Татарстан Республикасының туган көнен күтәренке кәеф белән каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.