Яңа уку елы – һәр гаилә һәм мәктәп өчен яңа башлангыч. Аның уңышлы, имин һәм нәтиҗәле булуы өчен белемгә омтылыш белән бергә тәртип һәм куркынычсызлык та мөһим. Быелгы 1 сентябрь бәйрәме дә балаларга якты тәэсирләр, күтәренке кәеф һәм алдагы уку елында яңа үрләргә ирешү теләге бүләк итте.

Белем көне быел Муса Җәлил исемендәге яңартылган 1 нче гимназия укучылары өчен аеруча истәлекле булды. Мәктәп бусагасын яңа уку елына атлап кергән балаларны татар эстрадасының популяр «Казан егетләре» төркеме солистлары сәламләде. Әлеге очрашу төркем әгъзаларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Айдар Әгъләмов өчен аеруча Җылы һәм дулкынландыргыч булды. Сәнгать әһеле — районыбызның Шәңгәлче авылында туып-үскән якташыбыз.

Айдар Әгъләмов һәм аның тормыш иптәше Камилла белән бергә йөзләгән укучы, укытучы һәм ата-ана бердәм хор булып татар халкының легендар Җыры — «Туган тел»не башкарды. Туган телгә булган мәхәббәтне, милли хәтерне һәм рухи кыйммәтләрне гәүдәләндергән бу Җыр бәйрәмгә аерым бер Җылылык өстәде. Җырчыларның ихлас чыгышы Белем бәйрәменең иң якты мизгелләренең берсенә әверелде.

Мәктәп тормышында — яңа үзгәрешләр

Белем көнендә мәктәпләрдә яңа уку елыннан кертеләчәк үзгәрешләр турында мәгариф идарәсе Җитәкчесе Рөстәм Хуҗин да сөйләде.

1 сентябрьдән дәрес вакытында кәрәзле телефоннардан файдалануны тыю турындагы боерык үз көченә керә. Шулай ук шәһәрнең ике белем бирү учреждениесендә — 31 нче лицей һәм 33 нче мәктәптә — укучыларның тәртибенә билге кую гамәлгә кертелә.

Уку планнарында да үзгәрешләр бар. Җәмгыять белеме фәнен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны кыскартыла, әлеге фән 9 нчы сыйныфтан гына укытыла башлаячак. 5 нче сыйныфта инглиз теле атнага өч дәрес урынына ике дәрес күләмендә генә булачак. Ә менә тарих фәненә бирелгән сәгатьләр саны арта. 2027 елның гыйнварыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дип аталган яңа фән дә кертеләчәк.

Укучыларның иминлеге — төп игътибарда

Белем көнен каршылар алдыннан Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучыларны йөртү өчен билгеләнгән махсуслаштырылган транспорт чараларын комплекслы тикшерү үткәрде.

Автотранспортны тикшергәндә инспекторлар иң элек куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә игътибар итте. Тормоз системасының, руль механизмының һәм яктырткыч Җайланмаларының төзеклеге Җентекләп каралды. Автобусларның салоны да игътибардан читтә калмады. Һәр утыргычта иминлек каешларының булуы һәм төзеклеге, сары яки кызгылт сары төстәге махсус сигналлар, спутник навигациясе системалары һәм тахографларның эшләве тикшерелде.

1 нче гимназиядә – беренче дәрес
1 нче гимназиядә – беренче дәрес // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Техник тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, каралган барлык транспорт чаралары һәм аларның йөртүчеләре аттестацияне искәртүсез узды. Шофёрлар белән махсус инструктажлар үткәрелде. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдәге шәхси Җаваплылык, шулай ук белем бирү учреждениеләре тирәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләре тагын бер кат искә төшерелде.