НТР медиахолдингында да инде күптәннән матур гадәт яшәп килә: Белем көне алдыннан хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына мәктәп кирәк-яраклары белән бүләкләр тапшырыла.
Быел беренче сыйныф укучысы булачак балалар арасында НТР юристы Юлия Корбанованың улы Роберт та бар. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк малайга яңа мәктәп сумкасы бүләк иттеләр. Аның эчендә инде дәфтәрләр, буяулар һәм башка уку кирәк-яралары да урын алган.
Беренче сыйныф — бала тормышындагы иң истәлекле чорларның берсе. Яңа мәктәп, беренче укытучы, яңа дуслар һәм беренче ачышлар… Бу көннәр һәр бала күңелендә озак еллар саклана. Ә мәктәпкә әзерлекне шундый Җылы бүләк һәм игътибар белән башлау күңелдә аеруча матур хисләр калдыра.
НТР коллективы барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән ихлас котлый!
Рустам Сафин
MAX
