Мөдәррис Минһаҗевны Түбән Кама шәһәре белән күп нәрсә бәйли. Ул биредә 1978 елдан башлап, ике дистә елга якын яшәп иҗат итә, үзенчәлекле сәнгать әсәрләре белән халык мәхәббәтен яулый. Бүген ул башка төбәктә гомер кичерсә дә, шәһәребезгә юлны онытмый: күргәзмәләр оештыра, яшь рәссамнар белән очраша, сәнгать сөючеләр белән аралаша. Аның иҗатына күз салганда, аеруча бер юнәлеш игътибарны җәлеп итә — Бөек Ватан сугышы темасы, батырлар образы, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү.

Бу юнәлеш очраклы түгел. Аның тамырлары гаилә тарихына барып тоташа. Рәссамның әтисе — Мөхетдин Минһаҗ улы Минһаҗев — сугышның беренче көннәреннән алып, фашистларны җиңеп чыкканга кадәр фронт юлларын узган кеше.

«Без кечкенә чакта әтиебезнең сугыш турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый идек, — дип искә ала Мөдәррис әфәнде. — Бала булсак та, сугышның никадәр аяусыз икәнен аңлый идек».

Мөхетдин Минһаҗев портреты // Фото шәхси архивтан
Мөхетдин Минһаҗев портреты // Фото шәхси архивтан

Мөхетдин Минһаҗев фронтта йөк машинасы йөртүчесе була. Снарядлар, сугыш кирәк-яраклары төяп, чокырлы сазлы фронт юлларыннан, миналанган кырлардан, өзлексез бомбалар астында йөрергә туры килгән аңа. Һәр мизгел үлем белән янәшә атлый. Әмма нәкъ менә шушы куркыныч юлларда аның чын асылы — батырлыгы, түземлеге, һөнәри осталыгы ачыла.

Сугыштагы батырлыклары турында ул күп сөйләргә яратмаган. Әмма кайбер вакыйгалар балалары хәтерендә мәңгегә уелып кала. Шуларның берсе — аның беренче сугышчан бүләге — «Батырлык өчен» медале белән бәйле.

Берчак аңа күрше часть штабына ашыгыч рәвештә мөһим пакет илтү бурычы йөкләнә. Язгы ташу вакыты була. Юллар өзелгән, елгалар ярларыннан чыккан. Ул килеп җиткән урында күперне су алып киткән була. Вакыт исә көтми. Бу пакетның вакытында барып җитүе алдагы хәрби операция язмышын хәл итә.

Мөхетдин озак уйлап тормый, суга керергә тәвәккәлли. Йөк машинасының тәгәрмәчен салдырып ала да, шуңа тотынып, бозлы елгага керә һәм аны йөзеп чыга. Бу — гади гамәл түгел, үлемгә каршы бару. Әмма хәрби бурычны үтәү — солдат өчен өстен кыйммәт. Ул хатны вакытында тапшыра.

Рәссамның «Яңадан сафта» картинасы // Фото шәхси архивтан
Рәссамның «Яңадан сафта» картинасы // Фото шәхси архивтан

Тик бу батырлык аңа җиңел бирелми: ул каты салкын тидерә, бик нык авырып китә. Шул тирәдәге авылда аны бер шәфкатьле әби сыендырып, шактый вакыт дәвалап, тәрбияләп аякка бастыра. «Без ул изге күңелле әбигә гомер буе рәхмәтлебез, аның рухына баш иябез», — ди Мөдәррис Мөхетдин улы.

Мөхетдин Минһаҗев, сәламәтлеген торгызгач, кабат сафка кайта һәм сугыш юлын дәвам итә. Аның күкрәген бизәгән орден-медальләр — шуннан соңгы батырлыкларының шаһиты.

Ләкин сугыш беткәч тә, аның хезмәте җиңеләйми. Киресенчә, тагын да авырая. Ул фронт юлларыннан инде башка йөк — һәлак булган сугышчыларны алып кайта. Аларны туганнар каберлекләренә илтә. Күпме кешене соңгы юлга озаткан — йөзләрчәме, меңнәрчәме — моны ул үзе генә белгән. Бу — кеше йөрәге күтәрә алмаслык кайгы. Шуңа күрә дә, мөгаен, ул сугыш хатирәләрен артык кузгатмаска тырышкан.

Шул ук вакытта, үлем белән күзгә-күз очрашу аны тормышны тагын да ныграк сөяргә өйрәтә. Ул шат күңелле, ачык йөзле, хезмәт сөючән, кешеләргә яхшылык кына кылучы кеше була. Гармунда уйнап, тирә-юньгә ямь өсти.

Сугыштан соң ул үзенең мәхәббәтен очрата, гаилә кора, өй сала, биш бала тәрбияләп үстерә. Алар өчен көчен кызганмыйча хезмәт итә: башта автопаркта эшләп урман ташый, соңрак урман хуҗалыгында хезмәт куя, кичләрен агач чаналар ясый, зур хуҗалык алып бара.

Тормыш аны тагын сынауларсыз калдырмый әле. Яраткан хатынын — дүрт баласының әнисен — иртә югалту аның өчен иң авыр кайгыларның берсе була. Әмма ул сынмый: балалар хакына яшәвен дәвам итә, икенче гаилә кора. Әмма язмыш аңа тагын сынау җибәрә — ике сабыен югалту кайгысын кичерергә туры килә.

«Саубуллашу» картинасы // Фото шәхси архивтан
«Саубуллашу» картинасы // Фото шәхси архивтан

Шуңа да карамастан, ул гомере буе кешеләр хөрмәтен яулый. Алар яшәгән бистәдә аны белмәгән кеше сирәк була. Бүген дә аны җылы сүзләр белән искә алалар.

«Әтиебез безнең өчен ныклы терәк, тормыш үрнәге булды, — ди Мөдәррис Минһаҗев. — Аның батырлыгы, хезмәте безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Без — аның дәвамчылары — аңа рәхмәтле. Аның аркасында без бүген бар, без күп».

Бу язма — бер гаилә истәлеге генә түгел. Ул — халкыбыз хәтере. Ул безгә Җиңүнең нинди зур бәягә яуланганын искәртә. Гади солдатларның батырлыгы, хезмәт кешесенең фидакарьлеге — менә шул нигездә корылган ул Бөек Җиңү. Һәм безнең бурыч — бу хәтерне саклау, киләчәк буыннарга җиткерү. Рәхмәт сезгә, батырлар! Якты истәлегегез мәңгелек!