Түбән Камада Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәре оешкан төстә үтте. Шәһәрдә сайлаучыларның якынча 78 проценты, ягъни 129 меңгә якын кеше, тавыш бирүдә катнашты. Авыл җирлекләрендә исә сайлаучылар активлыгы 89,51 процент тәшкил итте.
Өч көн дәвамында шәһәр һәм район халкы өчен 117 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Быелгы сайлауларда 3030 түбәнкамалы тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашты. 6 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланды. Ә 1837 түбәнкамалыга өйләрендә тавыш бирү мөмкинлеге бирелде.
Сайлау көннәре тыныч, оешкан төстә узды. Участокларда гражданнар өчен уңайлы шартлар тудырылган иде, ә тавыш бирүне мәдәни чаралар, ярминкәләр, күргәзмәләр һәм төрле социаль акцияләр тулыландырды.
Гаилә белән – сайлау участогына
Сайлауларда гаилә белән катнашу да матур күренешкә әверелде. Түбән Кама мэры Радмир Беляев 18 сентябрьдә хатыны һәм балалары белән 22 нче гимназиядә урнашкан сайлау участогына килде. «Тавыш бирү – бик мөһим. Бүген мин сайлау участогына гаиләм, балаларым белән килдем. Алар кечкенәдән үк сайлауларда катнашуның әһәмиятен аңласыннар, дөрес сайлау өчен һәм Ватан алдында киләчәк өчен җаваплылык хисен тойсыннар иде», – диде Радмир Беляев.
белән өендә сайлады // Фото ntr-24.ru сайтыннан
Сайлау участогына гаиләсе белән килгән түбәнкамалылар арасында махсус хәрби операция ветераны Артур Барабанов та бар иде. Ул 8 нче мәктәптә урнашкан участокта хатыны Екатерина белән тавыш бирде. Аларның янәшәсендә ике айлык кызлары Ульяна да бар иде. Артур тавыш бирүдә катнашып кына калмады, сайлауларда күзәтүче буларак та эшләде. «Сайлаулар бик мөһим. Анда бөтен гаилә белән катнашырга кирәк. Бу – яшь буынга җаваплылык хисен тәрбияләүнең бер юлы. Гражданлык бурычыннан читләшергә ярамый, чөнки киләчәгебез шуңа бәйле. Без үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез», – диде Артур Барабанов. Бу сүзләрдә сайлауларның асылы да чагыла: гражданлык бурычын үтәү генә түгел, ә аны яшь буынга шәхси үрнәк белән күрсәтү.
Сайлау участогында – игелек мохите
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә сайлау көне аеруча җылы мохиттә узды. Укучылар һәм аларның әти-әниләре өйдә пешерелгән тәм-томнар, төрле сый-нигъмәтләр әзерләгән, матур сувенирлар ясаган. Сайлаучылар да ярминкәгә теләп килде. Кемдер тәмле ризыклар белән сыйланды, кемдер якыннарына сувенир сайлады. Ә иң мөһиме – бу матур башлангыч хәйрия эшенә әверелде. Гимназия коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия җыены оештырды.
Сайлау участогына үз тавышын бирергә килгән кешеләр арасында 95 яшьлек Ленинград блокадасын кичергән Рокыя Сәхабетдинова да бар иде. Ул Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә урнашкан участокка килде. Олы яшьтә булуына карамастан, Рокыя апа сайлауларда катнашуны һәр гражданның бурычы һәм җаваплылыгы дип саный. Аның өчен тавыш бирү – ил һәм җәмгыять тормышына битараф булмауның бер билгесе.
Өч көн – төрле чаралар, бер максат
Түбән Камада сайлау барышы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та танышты. Ул шәһәргә эшлекле визит белән килеп, мэр Радмир Беляев белән бергә белем бирү учреждениеләрендә урнашкан берничә сайлау участогында булды.
Министр участокларда тавыш бирү өчен кирәкле шартлар тудырылуын билгеләп үтте. «Без барлык сайлау участокларының да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәнен күрәбез. Сайлаучылар өчен уңайлы шартлар тудыруда зур хезмәт куйган сайлау комиссияләре әгъзаларына рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге көн илебез һәм республикабыз өчен бик мөһим. Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз һәм республикабызны алга таба үстерергә әзер», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Өч көн дәвамында сайлау участокларында мәдәни чаралар, күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды. Сайлаучыларны концерт программалары, иҗади чыгышлар һәм төрле кызыклы чаралар каршы алды.
Кайбер участокларда «Сәламәтлек нокталары» да эшләде. Тавыш биргәннән соң теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшереп, экспресс-диагностика уздыра алды. Хастаханәдә һәм перинаталь үзәктә дә сайлау участоклары эшләде. Бу пациентларга һәм яшь әниләргә дә тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бирде.
Сайлау көннәрендә фотоконкурслар да зур кызыксыну уятты. Түбәнкамалылар гаилә белән төшкән фотоларын актив рәвештә социаль челтәрләргә урнаштырып, республика һәм муниципаль конкурсларда катнашты. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә иде.
Шулай итеп, Түбән Камада узган өч көнлек сайлау көннәре тавыш бирү белән генә чикләнмәде. Алар кешеләрне бер мәйданга җыйган, гаилә кыйммәтләрен, игелекне, сәламәтлекне һәм иҗади башлангычларны берләштергән вакыйгага әверелде. Иң мөһиме – һәр кеше үзенең гражданлык бурычын үтәп, киләчәккә карашын белдерү мөмкинлегеннән файдаланды. Сайлау участокларында яңгыраган фикерләр, гаилә белән килгән сайлаучылар, өлкән буын вәкилләренең активлыгы һәм яшьләрнең катнашуы җәмгыятьтә гражданлык җаваплылыгының төрле буыннарны берләштерүен күрсәтте.
Рустам Сафин
MAX
