Түбән Кама мөселманнары гуманитар ярдәм күрсәтү эшендә даими катнаша. Күптән түгел Кама Аланы мәчете имам-хатыйбы, Түбән Кама районы мөхтәсибәте имамы Салих хәзрәт Ибраһимовның махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча урынбасары Абдулхәким хәзрәт Яруллин Донбасс төбәгенә чираттагы гуманитар сәфәрдән кайтты.

Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең казые Марат хәзрәт Мәрданшин белән берлектә гуманитар миссиядә катнашты. Юлга әзерләнгән йөк Татарстанның төрле мөхтәсибәтләре тарафыннан җыелган иде. Түбән Кама мөселманнары да әлеге игелекле эштән читтә калмады.

Бу юлы гуманитар ярдәм составына пауэрбанклар, электр генераторы, исемле посылкалар, дини әдәбият һәм хәләл ризыклар кертелде. Һәрбер посылка артында кемнеңдер йөрәк җылысы, изге теләге һәм ярдәм итәргә омтылышы бар.

Күрешүләр, вәгазьләр һәм догалар

Сәфәр барышында Татарстан делегациясен күпсанлы очрашулар көткән. Җирле халык, хәрбиләр һәм дин әһелләре белән аралашулар, вәгазьләр, дога кылулар — һәр көннең аерылгысыз өлеше булган. Татарстаннан килгән кунакларны Донбасста җылы каршы алганнар. Аларны шәхси мәҗлесләргә дә, рәсми очрашуларга да чакырганнар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләренең бу сәфәре җирле мөселманнар өчен дә рухи яктан әһәмиятле очрашуга әверелгән.

Донецк шәһәрендәге авыр сынаулар кичергән мәчеттә дә булырга туры килгән. Бинада ремонт эшләре алып барыла, әмма шәһәрдәге шартлар аларны шактый катлауландыра. Еш булган һөҗүмнәр төзекләндерү эшләрен сизелерлек акрынайта. Мәчет сакчысы минага эләгеп, яраланган. Гыйбадәт залының түбәсе турыдан-туры снаряд эләгү нәтиҗәсендә җимерелгән. Шуңа күрә хәзерге вакытта биредә намаз уку мөмкин түгел. Шулай да Донецк мөселманнары күңелләрен төшерми, мөмкин булганча дин кушканнарны үтәргә тырыша. Татарстан делегациясе өчен Донецк мөселманнарының рухи ныклыгы аеруча тәэсирле булган.

Бер көнгә — төрле хисләр

Абдулхәким хәзрәт Яруллин сүзләренчә, сәфәрнең һәр көне вакыйгаларга һәм төрле хисләргә бай булган. Бер мизгелдә туган якташлар белән очрашу шатлыгы кичерелсә, икенче мизгелдә госпитальләрдә яралыларны күрү йөрәкне әрнеткән.

Сәфәр барышында блиндажда урнаштырылган мәчетнең ачылу тантанасында да катнашырга туры килгән. Авыр шартларга карамастан, кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен урын булдыруы рух ныклыгының бер мисалы булып тора.

Солдатлар үзләре төзегән вакытлы казарма
Солдатлар үзләре төзегән вакытлы казарма // Фотолар шәхси архивтан

Делегация балалар йортына да барып, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырган. Сабыйларның язмышы, аларның киләчәге өчен борчылу да сәфәрнең аерылгысыз өлеше булган. Ә кайбер мизгелләрдә курку хисен дә кичерергә туры килгән. Дроннар һөҗүм иткән вакытта делегация әгъзалары агачлар арасына яшеренергә мәҗбүр булган.

Ярдәмнең кадерен белеп

Гуманитар йөкне билгеләнгән урыннарга илтеп җиткерү җиңел булмаса да, сәфәр үз максатына ирешкән. Түбән Камага әйләнеп кайткан Абдулхәким хәзрәт Донецк халкы һәм балалары, Татарстаннан булган хәрбиләр исеменнән барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Түбән Кама мөхтәсибәтенең барлык мөселманнарына һәм шәхсән район мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка аерым рәхмәт сүзләре юлланды.

Мондый сәфәрләр — матди ярдәм генә түгел. Бу — кешеләрнең бер-берсен онытмауын, авыр вакытта янәшә булуын, ярдәмгә мохтаҗларга рухи терәк күрсәтүен аңлаткан изге гамәл. Түбән Кама мөселманнарының гуманитар проектларда катнашуы да шул хакыйкатьне раслый: изге ният белән юлга чыккан һәр ярдәм, дога, җылы сүз кемнеңдер күңеленә өмет һәм көч өсти.

Фәнис Кадыйров