Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2027 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Ә менә 6-16 октябрьдә шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

«Язылу ункөнлеге» барышында «Туган як» газетасына ташламалы бәядән — 1060 сум 08 тиеннән язылып булачак (почтадан өегезгә китерешле). «Язылу ункөнлеге»ндә альтернатив язылучыларга да ташлама ясыйбыз. Эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп альтернатив язылучылар — 800 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алучылар 750 сумнан языла ала.

Әгәр сез, нинди дә булса сәбәпләр белән, 2027 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылмагансыз икән, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Шунысын да искәртәбез: «Язылу ункөнлеге» акциясе Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла торган вакытка туры килә. Әгәр кемнәрдер бу көннәрдә өлкән туганнарына бүләк ясап өлгермәгән булса, әби-бабайларыгызны, әти-әниләрегезне, күршеләрегезне 2027 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка яздырып, сөендерә аласыз. Алар өчен аннан да зуррак бүләк булмаячак һәм ярты ел дәвамында, «Туган як» газетасы килгән саен, сезне рәхмәт сүзләре белән искә алырлар.

Шулай ук мохтаҗларны, инвалидларны «Туган як»ка яздыруда ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Әгәр ярдәм итәргә теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында инвалидлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.