Түбән Камада һәм районда Өлкәннәр көне уңаеннан 150дән артык чара узды.

1 октябрьдә Түбән Камада өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм концертлары оештырылды. Халыклар дуслыгы йортында, Г.Тукай исемендәге паркта, «Гаилә» паркында концерт программалары тәкъдим ителде. Ә «Восход» кинотеатрында «Старики-разбойники» фильмы күрсәтелде. Шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

Бу көнне өлкән буын вәкилләренә шәһәрнең берничә чәчтарашханәсендә һәм «Кама мунчалары»нда ташламалы бәяләр тәкъдим ителде. Комплекслы музейга керү дә өлкәннәр өчен бушлай булды.

Кама Аланы бистәсендә дә өлкәннәр өчен күңелле чаралар узды: пенсионерлар «Аквамарин» бассейнында бушлай йөзде, «Олимпия» боз сараенда алар өчен массакүләм шуу оештырылды.

Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек дәвамында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән муниципаль акцияләр дә уздырылачак. Волонтёрлар һәм активистлар аларга йорт-җирләрен җыештыруда, уңыш җыюда, дарулар һәм азык-төлек сатып алуда ярдәм күрсәтәчәкләр.

Әлбәттә, өлкәннәргә игътибар һәм ярдәм бары тик 1 октябрь белән генә чикләнми. Район предприятиеләре үз ветераннарына даими рәвештә матди ярдәм итеп тора, аларның хәлләрен белеп, игътибар һәм хөрмәт күрсәтә. «Шәфкатьлелек» үзәге, социаль хезмәтләр, СТОС рәисләре һәм авыл җирлекләре башлыклары өлкән яшьтәге кешеләргә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ел дәвамында ярдәм күрсәтә.