Шәһәр күләмендәге көзге өмәләр өч этапта узачак. Беренче өмә – 14-16, икенчесе – 21-23, өченчесе 28-30 октябрьдә үткәреләчәк.
Көзге чистарту эшләренә предприятиеләр һәм оешмалар, социаль учреждениеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук шәһәрнең чисталыгына битараф булмаган барлык түбәнкамалылар кушылыр дип көтелә. Төп эшләрне кар яуганчы төгәлләү планлаштырыла.
Өмәләр барышында шәһәр территориясендә киң колачлы эшләр башкарылачак. Оешма, предприятие, учреждение, сәүдә объектлары, гараж кооперативлары һәм бакчачылык ширкәтләре янәшәсендәге территорияләр тәртипкә китереләчәк. Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә дә җыештыру эшләре үткәреләчәк.
Шулай ук агачлардан, коймалардан һәм яктырту баганаларыннан рөхсәтсез урнаштырылган реклама белдерүләре алынырга тиеш. Шәһәрдә чүп-чарны законсыз ташлау урыннарын бетерүгә дә аерым игътибар биреләчәк.
Өмәләр вакытында Сарсаз-Бли авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны чүп-чарны бушлай кабул итәчәк. Калдыкларны чыгару өчен махсус транспорт исемлеген шәһәр башкарма комитетына алдан җибәрергә кирәк. Чүп ташучы транспорт чаралары тент белән җиһазландырылган булырга тиеш — бу юлга калдыкларның коелып калуын булдырмаячак.
Өмә көннәрендә коммерция объектлары территорияләрендәге тәртипкә административ-техник инспекция контролен көчәйтәчәк.
Әлбәттә, шәһәр күләмендә билгеләнгән әлеге көннәрне көтеп тору мәҗбүри түгел. Предприятие, учреждение һәм оешмалар территорияләрендә өмәләрне һәм санитар җыештыру эшләрен хәзер үк башларга мөмкин.
Түбән Каманы көзге пычрактан арындыру, аны кышка чиста һәм төзек килеш әзерләү — һәркемнең уртак бурычы. Шәһәребезнең чисталыгы өчен бергәләп тырышыйк!
Рустам Сафин
MAX