Түбән Кама шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә «Әйбәт» идарәче компаниясе эшчәнлеген тикшергән. Тикшерүгә шәһәр халкының йортларның канәгатьләнерлек хәлдә булмавына кагылышлы мөрәҗәгатьләре сәбәп булган.
Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге йортларның рәсми документларында җылыту сезонына тулысынча әзер булуы күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр өч йортны тикшергән һәм аларның һәрберсендә торакка булган таләпләрнең бозылу очраклары ачыклаган. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына дөрес булмаган мәгълүматлар кертелүе дә ачыкланган.
Химиклар проспектындагы 78 В йортында подвалда төзелеш калдыклары һәм, хәтта, борчалар табылган, келәт бүлмәләрендә тиешсез әйберләр сакланган. Шулай ук йортның «отмостка»сында ярыклар һәм җылыту торбаларының җылылык изоляциясендә зыян күргән урыннар ачыкланган. Әлеге йортның әзерлек паспорты 10 сентябрьдә рәсмиләштерелгән булган.
Кайманов урамындагы 3 А йортында су агызу системасы терәкләренең төзексезлеге һәм подъездларның тиешенчә чистартылмавы теркәлгән. Йортның әзерлек паспорты 20 августта бирелгән.
Бызов урамындагы 28нче йортның подвалында да су агызу системасы терәкләренең яраксыз хәлдә булуы һәм үлән үсеп чыгуы ачыкланган. Әлеге йортның әзерлек паспорты 29 июльдә рәсмиләштерелгән.
Ачыкланган фактлар буенча «Әйбәт» идарәче компаниясе директорының административ җаваплылыгы мәсьәләсе хәл ителгән. Вазыйфаи бурычларга тиешенчә карамаган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен җитәкчегә 100 мең сум күләмендә штраф салынган.
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы ачыкланган җитешсезлекләрнең вакытында һәм тулысынча бетерелүен контрольдә тотачак.
Рустам Сафин
MAX
