Мәктәп укучыларының көзге каникулы башланды. Аны файдалы, күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез уздыруга зур игътибар бирелә. Бу хакта башкарма комитетның дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.
Укучыларның көзге яллары 29 октябрьдә башланып, 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Каникул көннәрендә балаларның вакытын нәтиҗәле оештыру, аларның сәләтләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуларын арттыру һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан киңкүләм программа әзерләнгән.
Гомумән алганда, укучылар өчен 272гә якын төрле чара уздыру планлаштырыла. Аларда 29 меңнән артык баланың катнашуы көтелә. Программа спорт ярышларын, мәдәни-күңел ачу чараларын, патриотик юнәлештәге очрашуларны, иҗади бәйгеләрне һәм танып-белү сәяхәтләрен үз эченә ала.
Каникулларны оештыруда балаларның яшь үзенчәлекләре һәм кызыксынулары да исәпкә алынган. Шәһәр читендәге «Камский Артек», «Алмаш», «Чайка» лагерьларында профильле сменалар эшләячәк. Мәктәпләр каршындагы лагерьларда да балалар өчен төрле чаралар үткәреләчәк. Мондый ял формалары укучыларга яңа дуслар табарга, аралашу күнекмәләрен үстерергә, үзләрен кызыксындырган юнәлешләрдә белемнәрен тирәнәйтергә мөмкинлек бирә.
Көзге каникуллар программасында мәдәни ялга һәм патриотик тәрбиягә аерым урын бирелә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар өчен тарихи темаларга багышланган интеллектуаль уеннар һәм викториналар, милли аш-су фестивальләре, милли киемнәр кигән курчаклар күргәзмәләре, флешмоблар оештырылачак. Әлеге чаралар яшь буынны илебез тарихы, халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәни мирасы белән якыннан таныштыруга юнәлдерелгән.
Укучылар шәһәр музейларына, театрларга һәм кинотеатрларга да бара алачак. Мәдәни учреждениеләргә сәяхәтләрнең бер өлеше «Пушкин картасы» программасы ярдәмендә оештырылачак. Моннан тыш, балалар өчен Казан, Алабуга, Иннополис һәм Мәскәү шәһәрләренә экскурсияләр планлаштырылган. Мондый сәфәрләр укучыларның дөньяга карашын киңәйтергә, яңа урыннар белән танышырга һәм дәресләрдә алган белемнәрен гамәлдә тулыландырырга ярдәм итә.
Каникулларны оештырганда балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булачак. Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, яллар башланганчы барлык укучылар белән дә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелгән. Быел киемдә яктылык кайтаручы элементларның — фликерларның булуына аеруча игътибар бирелә. Караңгы вакытта һәм юлда, күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда, мондый элементлар җәяүлеләрнең ерактан ук күренүенә ярдәм итә, шуның белән юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Тагын бер мөһим мәсьәлә — балаларның питбайклар һәм квадроцикллар кебек мототехника белән идарә итүенә контрольне көчәйтү. Укучыларга тиешле хокуклары булмаган килеш мондый транспорт чараларын йөртүнең куркыныч булуы аңлатылган. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәргән. Очрашулар барышында яшь җәяүлеләрнең юлда еш җибәрә торган хаталары каралган, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге искәртелгән.
Көзге каникул — укучылар өчен ял итү, көч туплау, яңа тәэсирләр алу һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге. Мәгариф учреждениеләре әзерләгән бай программа балаларның буш вакытын эчтәлекле итеп үткәрергә, аларның иҗади сәләтләрен ачарга һәм сәламәтлекләрен ныгытуга ярдәм итәргә тиеш. Иң мөһиме — бәйрәм һәм ял көннәре күңелле генә түгел, хәвеф-хәтәрсез дә узсын.
Рустам Сафин
MAX