«Гринта» компаниясенең калдыкларны аерым җыю буенча беренче пункты эшли башлады. Ул «Лента» сәүдә үзәге янында урнашкан. Пункт көн саен 9.00-21.00 сәгатьтә кадәр эшли.

Биредә икенчел эшкәртү өчен сигез төрле калдык — алюминий һәм консерв банкалары, югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтилен (ПВД һәм ПНД), кәгазь (картоннан тыш), текстиль әйберләре, пыяла, батарейкалар һәм вак көнкүреш электроникасы кабул ителә. «Калдыкларны аерым җыю пункты шәһәребезне тагын да чистарак һәм экологик яктан иминрәк итү юлындагы чираттагы адым. Табигатькә сакчыл карашта булу һәм аны киләчәк буыннар өчен саклап калу бик мөһим», — дип билгеләп үтте Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Бельский.

Пунктка килүчеләр калдыкларны дөрес сортларга аеру мәсьәләләре буенча белгечләрдән киңәшләр ала, экологик чараларда катнаша һәм экосувенирлар да ала алачак.

«Калдыкларны аерым җыю пункты — икенчел чимал кабул итү урыны гына түгел, ә шәһәр халкы өчен чын мәгънәсендә экологик мәдәният үзәге дә. Бу — туган шәһәренең киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә торган урын. Биредә һәркем әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә ала. Кешеләрнең, аеруча яшьләрнең, ресурслардан акыллы файдалануга кызыксынуы артуы сөендерә. Шулай итеп, без барыбыз бергә зур һәм мөһим эшнең бер өлешенә әвереләбез», — дип ассызыклады Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы — «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәһимова.

Түбән Кама халкын экология буенча муниципаль программада актив катнашырга, калдыкларны аерым җыюны көндәлек тормышның гадәти өлешенә әверелдерергә һәм туган шәһәребезне төзекләндерүгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертергә чакыралар.