Мәхмүт Гатин 1946 елның 7 ноябрендә Чирмешән районының Бәркәтә авылында колхозчылар Мингалим һәм Нәкыя Гатиннар гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе фин һәм Бөек Ватан сугышларын узган фронтовик була, батырлыгы өчен күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Шушы хезмәткә һәм Ватанга тугрылык үрнәге яшь Мәхмүтнең дә тормыш юлына зур йогынты ясый.

Башлангыч белемне ул туган авылында ала, аннан күрше Кармалка авылындагы рус мәктәбендә укый. Соңрак укуын Шешминка авылындагы урта мәктәптә дәвам итә. Ул елларда мәктәпкә йөрү дә җиңел булмый: 12 чакрым араны җәен-көзен велосипедта, кышын чаңгыда үтәргә туры килә.

1964 елда мәктәпне тәмамлагач, дусты белән Түбән Камага эшкә килә Мәхмүт. Шәһәрдәге монтаж оешмасында хезмәт юлын электр җиһазларын монтажлаучы булып башлап җибәрә. Эшкә җаваплы карашы, тырышлыгы тиз арада күренә башлый. Шул ук вакытта белем алуга да омтылып, 1965 елда Казан химия-технология институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Институттан соң ул армия сафларына алына. Төмән өлкәсендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итә. Хезмәтен югары бәяләп, аны армиядә калдырырга да тәкъдим итәләр, әмма Мәхмүт Гатин туган якка кайтырга карар кыла.

Кайткач, аны мастер итеп билгелиләр. Ярты елдан соң прораб, ә ел ярым узгач өлкән прораб вазифасына күтәрелә. Җитәкчелек сәләте, оештыру осталыгы аны тиз арада тәҗрибәле белгечләр рәтенә чыгара. 1982 елдан Мәхмүт Мингалим улы Түбән Кама монтаж идарәсе начальнигы булып эшли һәм бу җаваплы вазифаны дистә еллар буе намус белән башкара.

Ул җитәкчелек иткән чорда предприятие республика һәм ил күләмендәге күп кенә әһәмиятле төзелешләрдә катнаша. «Түбән Кама нефтехим», «Түбән Кама шин», «ТАИФ», нефтьне беренчел эшкәртү заводы (хәзерге «ТАНЕКО») кебек эре сәнәгать объектлары төзелешендә идарә коллективының өлеше зур була. Моннан тыш, Түбән Кама монтажчылары илнең төрле төбәкләрендә — Старый Осколда, Ростовта, Волго-Донскойда, Чайковскийда, Балтыйк буе республикаларында барган төзелешләрдә дә эшли. Совет чорында хәтта Германиядәге совет гаскәрләре өчен шәһәрчекләр төзүдә дә катнашалар.

Коллективның югары нәтиҗәләре дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. Предприятие Бөтенроссия «Иң яхшы төзелеш оешмасы» бәйгесендә берничә тапкыр җиңүче була, «Европа сыйфаты» алтын медале белән бүләкләнә. Түбән Кама монтаж идарәсе берничә мәртәбә Россиянең «Төзелеш комплексы элитасы» исеменә дә лаек була.

Мәхмүт Гатин һәрчак коллективының хезмәтен югары бәяли. Предприятиенең абруе — инженерлар, белгечләр һәм эшчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, дип саный ул.

Идарә җитәкчелеге хәйрия эшләренә дә зур игътибар бирә. Түбән Камада мәчет һәм чиркәү төзелешендә ярдәм күрсәтәләр, мәктәпләр, социаль учреждениеләр мөрәҗәгатьләрен дә мөмкин кадәр читтә калдырмаска тырышалар.

Мәхмүт Мингалим улы туган ягын да онытмый. Бәркәтә авылы тарихына багышланган китап чыгара, авыл мәчетен төзүгә ярдәм итә. Ел саен диярлек туганнары белән авыл сабантуена кайтып, төп нигезне саклауны үзенең изге бурычы дип саный.

Аның хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан АССРның атказанган төзүчесе» мактаулы исеме, Россиянең Мактаулы төзүчесе исеме, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2011 елда аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Бүген Мәхмүт Мингалим улы лаеклы ялда. Әмма аның күпьеллык хезмәте, төзелеш тармагына керткән өлеше, тәрбияләп калдырган көчле коллективы — барысы да аның исемен Түбән Кама тарихында хөрмәт белән искә алырлык итә. Шәһәребез төзелешендә тирән эз калдырган мондый шәхесләр — чын мәгънәсендә хезмәт батырлары.