Суфиян абый арабыздан мәңгегә китте. Шундый матур, якты язгы көндә өлкән дустыбызны югалту аеруча авыр. Ул үзе дә якты күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Беркайчан да тормыштан зарланмады, беркемгә дә начарлык теләмәде, киләчәккә өмет белән яшәде, күңелендә үткәннәрнең якты хатирәләрен саклый белде, кешеләргә һәрчак кулыннан килгәнчә ярдәм итте, акыллы киңәшләрен кызганмады. Андый кешеләр сирәк була.

Аның газета битләрендә даими басылып килгән язмалары тәрбия һәм гаилә темаларына багышлана иде.

Суфиян абый күптән түгел генә редакциягә килеп, чираттагы ике язмасын калдырып китте. Аларның берсен без шунда ук бастырдык. Икенчесен әзерләү өчен бер атна вакыт кирәк булды. Тынгысыз җанлы Суфиян абый узган атна ахырында шалтыратып, язмасының кайчан дөнья күрәчәге белән кызыксынды. «Киләсе санга куябыз», — дигәч, ул шатланып, гадәттәгечә, хәл-әхвәлләр сорашып, җылы гына саубуллашты.

Без сүзебездә тордык — мәкалә газетага урнаштырылды. Әмма аңа үз язмасын газета битендә күрергә насыйп булмаган икән… Газетаны типографиягә тапшырырга әзерләгәндә кайгылы хәбәр килеп иреште: Суфиян абый бакыйлыкка күчкән.

Суфиян Минһаҗетдин улы изге күңелле, ихлас кеше иде. Аның урыны оҗмахта булсын. Якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Хуш, Суфиян абый!