Очрашуда шәһәр мэры Радмир Беляев катнашты. Әлеге утырышта махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка мөмкин кадәр тизрәк һәм нәтиҗәле яраклаштыру мәсьәләләре каралды, шулай ук алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.
Ведомствоара эшче төркем агымдагы елның март аенда оештырылган иде. Аның төп максаты – махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартларны тудыру. Бу эшкә медицина учреждениеләре, социаль яклау органнары, мәгариф һәм мәшгульлек хезмәтләре җәлеп ителгән.
Әлеге проект башта Гагарин сайлау округында гамәлгә куелган. Ул Айдар Метшин инициативасы белән старт алган һәм уңай нәтиҗәләр күрсәтү сәбәпле, хәзер бөтен Түбән Кама шәһәре буенча киңәйтелә. Проектның мөһим өлешләренең берсе – һәр махсус операция катнашучысына «социаль паспорт» төзү. Бу документ ярдәмендә медицина, психологик, социаль яки көнкүреш мәсьәләләрендә һәр кешенең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуы ачык күренә.
Эш өч төп юнәлеш буенча алып барыла. Беренчесе – медицина хезмәте күрсәтү, шул исәптән психологик ярдәм оештыру. Икенчесе – ветераннарны эшкә урнаштыру, кирәк булганда аларга яңадан белем алу яки квалификация күтәрү мөмкинлекләре тудыру. Өченче юнәлеш – ташламалы шартларда торак белән тәэмин итү.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый комплекслы якын килү ветераннарга граждан тормышына тизрәк кайтырга, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Шәһәр хакимияте бу эшне даими контрольдә тота һәм проектны тагын да камилләштерү өстендә эш алып бара.
Рустам Сафин
MAX
