Тамашачылар Мансур Хөснетдинов башкаруында шигырьне тын да алмыйча тыңлады. Ул Ленинград блокадасы вакытындагы кечкенә кыз язмышы турында сөйләгән әсәрне укыды. «Мин Илья Малышевның „Тугыз бит. Куркыныч юллар“ шигырен сайладым. Башкаларның чыгышларын карадым, бик ошады. Үз чыгышыма „плюс бишле“ куям», — дип уртаклашты катнашучы.

«Мөмкинлекләр фестивале» республика буенча 12 районда уза һәм йөзләгән кешене берләштерә. Алар, сәламәтлекләрендәге кыенлыкларга карамастан, алга бара һәм башкаларга да илһам бирә. Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Аделя Исхакова билгеләп үткәнчә, фестиваль катнашучыларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм күңелләренә якын шөгыль табарга ярдәм итә.

Чара Түбән Каманың Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә узды һәм 90 сәләтле егет-кызны җыйды. Алар тагын бер кат диагнозның киртә түгеллеген дәлилләде. Үзәк директоры Марина Кирпичонок сүзләренчә, биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән инде өченче ел эшлиләр, һәм катнашучыларның күбесе даими рәвештә килә.

Фестиваль ике категорияне үз эченә ала: мәктәп укучылары һәм студентлар. Алар арасында интеллектуаль үзенчәлекләре булганнар да бар, әмма һәркайсы үзенә ошаган юнәлешне тапкан. «Без бүген чыршылар, йөрәкләр ясадык, бик ошады», — дип тәэсирләре белән бүлеште катнашучы Ангелина Садриева.

Республикакүләм «Мөмкинлекләр фестивале» — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социальләштерү, җәмгыятькә яраклаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән әһәмиятле чара. Ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларындагы «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.