Икенче яртыеллыкта «Туган як» газетасын өегезгә алдыру 1079 сум 94 тиен. Редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) — 750 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алырга теләүчеләр 700 сумнан языла.

Мохтаҗларга, инвалидларга, пенсионерларга хәйрия тәртибендә «Туган як»ка яздырырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! Әгәр шул игелекле эшне башкарырга теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

Тагын шунысын да искәртәбез: бик тиздән илебез 9 Май — Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын «Туган як»ка яздырып, аларга зур бүләк ясый аласыз.