Бу көнне бездә гомеренең кырык елдан артыгын китапханә эшенә багышлаган, меңләгән балага китап аша тормыш юлын күрсәткән, үз эшенең чын остасы, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Барый кызы Хәсәнова кунакта булды. Очрашу барышында аның белән ихлас әңгәмә кордык.
Римма Барыевна үзенең балачагы, хезмәт юлының башлануы, китапханәдә эшли башлаган еллары турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул 1979 елда балалар эше буенча методист буларак хезмәт юлын башлавын, ә 1983 елдан китапханә мөдире вазифасын башкаруын сөйләде. Шул вакыттан бирле ул ике җаваплы эшне дә намус белән алып барган.
Римма Хәсәнова китапханә тормышындагы кызыклы вакыйгаларны да искә төшерде. Аның сүзләренчә, балалар белән эшләү — иң иҗади, иң рәхәт, шул ук вакытта зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. «Укучыны китап укырга мәҗбүр итү түгел, ә китап белән кызыксындыру — безнең төп бурычыбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Очрашу вакытында без Түбән Кама балалар китапханәсенең тарихына да күз салдык. 1967 елның 18 сентябрендә өч бүлмәле фатирда эшли башлаган бу китапханә бүген «Апуш» исеме белән шәһәребездә киң танылган мәдәни үзәккә әверелде. 1977 елда ул үзәк балалар китапханәсе статусын ала, ә китапханәне ул чорда Мария Беляева җитәкли. Римма Барый кызы коллективка килгәннән соң исә китапханә эшчәнлегенә яңа сулыш өрелә: эш алымнары камилләшә, мәктәп китапханәләре белән хезмәттәшлек ныгый.
Хезмәткәрләрнең тырышлыгы һәм аның зирәк җитәкчелеге нәтиҗәсендә китапханә берничә тапкыр «Иң яхшы эш китапханәсе» исеменә лаек була.
Римма Хәсәнова — «Балалар китапханәчесе мәктәбе» һәм «Һөнәри осталык мәктәбе» программаларын эшләүче белгеч тә. Бүгенге көндә дә ул яшь хезмәттәшләренә киңәш-тәкъдимнәрен биреп, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аның фикеренчә, китапханәче һөнәре күпмедер дәрәҗәдә психолог хезмәтенә дә охшаган. Төрле яшьтәге, төрле холыклы балалар белән эшләү өчен сабырлык, аңлау сәләте һәм, әлбәттә, китапка чын мәхәббәт кирәк.
Римма Барый кызы татар теле һәм әдәбиятын популярлаштыруга да зур игътибар бирә. Ул гаиләсендә татарча аралаша, оныкларын да туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияли. Очрашу вакытында ул хәзерге балаларны татар китапларын укырга ничек җәлеп итәргә, туган телгә кызыксынуны ничек арттырырга мөмкин булуы турында да фикерләре белән уртаклашты.
Римма Барый кызының бай тәҗрибәсе — без, китапханәчеләр өчен, бәяләп бетергесез хәзинә. Бүген без горурланып әйтә алабыз: «Апуш» үзәк балалар китапханәсе ветераныбыз салган нигезне лаеклы дәвам итә, аның матур традицияләрен кадерләп саклый.
Җылы, ихлас рухта узган бу очрашу катнашучылар күңелендә озак сакланыр, ә китапка булган мәхәббәт тагын да ныгыр.

MAX
