Залда яңгыраган ана белән ул турында җырның моңлы сүзләре беренче минутлардан ук чарага килгәннәрнең күңелләрен тетрәндерде. Батырларның әниләре, тормыш иптәшләре, кызлары күз яшьләрен тыя алмады.
Тантанада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. «Якын кешеңне югалту — бик авыр хәсрәт. Ә инде йөрәк җимешең булган улыңны югалту тагын да ачырак. Ана кеше баласына бөтен җанын, йөрәк җылысын бирә. Әмма алар — чын каһарманнар. Алар безнең иминлекне саклап, Ватанны яклап башларын салды», — диде ул.
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан үткәрелде. Түбән Кама мэры Радмир Беляев чыгышында ил сагында торучыларның батырлыгын ассызыклап: «Бүген без тыныч күк астында яшибез икән, моның өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнарга рәхмәтле булырга тиешбез. Әгәр дә алар алгы сызыкта Ватанны сакламасалар, без монда җыела да алмас идек. Балалар мәктәпкә йөрмәс, хастаханәләр эшләмәс иде. Ил сакчылары безгә тыныч тормыш бүләк итә», — диде.
Бу көнне 14 һәлак булган хәрби, үлгәннән соң, «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Шулай ук сугышчыларның гаиләләренә «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен» медальләре, Суворов һәм Жуков медальләре тапшырылды.
Чарада катнашучылар һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алды. Аларның батырлыгы, Ватан алдындагы фидакарьлеге халык хәтерендә мәңге сакланыр.
Рустам Сафин
MAX
