Сәфәрнең төп вакыйгаларының берсе — «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә төзелгән яңа җитештерү-административ комплексны ачу. Россия нефть химиясе өчен уникаль саналган әлеге объектта административ хезмәтләр һәм технологик процесслар белән идарә итүче үзәк оператор бүлмәсе берләштерелгән. Җиде катлы, 18 мең квадрат метр мәйданлы комплекста хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм хәвефсез эш шартлары тудырылган. Үзәк оператор бүлмәсе заманча цифрлы системалар белән җиһазландырылган. Хезмәткәрләр өчен уку сыйныфлары, ял һәм психологик бушану бүлмәләре, сәламәтлек үзәге, ашханә һәм спорт мәйданчыгы да каралган.
СИБУР җитәкчелеге белдергәнчә, предприятиедә хезмәт шартларын яхшыртуга салынган инвестицияләр күләме 23 миллиард сумнан артып киткән.
— Кешеләр, персонал — иң зур байлык. Алар турында кайгырту һәрвакыт нәтиҗә бирә. Заманча җитештерү мәйданы технологик кына түгел, уңайлы һәм хәвефсез дә булырга тиеш, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе «Нефтехимиклар» паркын реконструкцияләүгә старт бирү тантанасында да катнашты. СИБУР инициативасы белән гамәлгә ашырылучы проект шәһәр халкы фикере исәпкә алынып эшләнгән. Яңартылган парк ел әйләнәсе ял итү урынына әвереләчәк: җәй көне биредә фонтан, амфитеатр, спорт һәм балалар мәйданчыклары эшләсә, кышын боз мәйданчыгы һәм зур чыршы урнаштырылачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Ай Флекс» пластик тартмалар җитештерү заводында булып, «СИБУРИНТЕХ-НК» уку-тренировка үзәгендәге әзерлек полигоннары белән танышты. Әлеге үзәктә ел саен 6 меңгә якын хезмәткәр гамәли күнекмәләрен камилләштерәчәк.
Түбән Камада гамәлгә ашырылучы бу проектлар шәһәрнең заманча сәнәгать үзәге буларак үсүен генә түгел, ә кешеләр өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыруга да зур игътибар бирелүен күрсәтә. Бу исә шәһәрнең киләчәгенә салынган мөһим инвестиция булып тора.

Рустам Сафин
MAX
