Бәйрәм «Туган җир җылылыгы» дигән театральләштерелгән пролог белән башлана. Ул Төзүчеләр елына һәм Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышлана. Прологта 600дән артык кеше катнаша. Рәсми өлешне район авыл җирлекләренең парады ача, ул традицияләрнең бердәмлеген һәм күптөрлелеген күрсәтә.

Бәйрәм берничә төп мәйданчыкта узачак.

Милли ишегалды: «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре бергәләп «Минем авылым» мәйданчыгын оештыра. Биредә татар милли тормышы, халык һөнәрләре буенча осталык дәресләре, авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм фотозоналар эшлиәчәк. Халыклар дуслыгы йортында кунаклар төрле милләт мәдәнияте белән таныша алачак: җырлар, биюләр, музыка уен коралларында чыгышлар ясау һәм милли кухня тәкъдим ителә.

Спорт уеннары: Төп ярыш — көрәш бәйгесе. Абсолют батырга бүләк итеп сарык һәм квадроцикл тапшырылачак. Шулай ук гер күтәрү, кул көрәше, канат тарту һәм колгага менү ярышлары үткәреләчәк.

Ат спорты комплексы: Ипподромда төрле токымдагы атлар белән традицион ат чабышлары узачак. Янында техника күргәзмәсе һәм мотошоу оештырыла: кантри-кросс, квадроциклларда йөрү, мотоциклны фигуралы йөртү осталарының күрсәтмә чыгышлары.

Балалар программасы: Кечкенә кунаклар өчен уен мәйданчыгы әзерләнгән: борынгы уеннар (көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату һ.б.), милли билбау көрәше, иҗади осталык дәресләре.

Иҗади зона: Үзәкләшкән китапханә системасы «Милли киемнәр» күргәзмәсе тәкъдим итә — анда китаплар, кием элементлары һәм кулдан чигүләр күрсәтеләчәк. Шәһәр тарихына багышланган экспозиция дә тәкъдим ителә. Комплекслы музей танылган рәссам Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсен ача.

Шәһәр предприятиеләре мәйданчыклары бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып торачак. Алар балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив зоналар, республика артистлары концерты һәм күргәзмәләр әзерли.

Көн зур концерт программасы белән тәмамланачак, анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.