Быел «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама җылылык челтәрләре» филиалы әлеге киңкүләм эшләргә 18 подряд оешмасын җәлеп иткән. Барлыгы 250дән артык белгеч һәм 70ләп техника берәмлеге көн саен иртәннән кичкә кадәр хезмәт куя. Эшләр билгеләнгән график буенча алып барыла.

Бүгенге көндә 54 участокның 31ендә ремонт һәм яңарту эшләре бара. Аларның җидесе «Безнең ишегалды» программасы белән берлектә тормышка ашырыла. Гомумән алганда, яңартыла торган коммуникацияләрнең озынлыгы якынча 56 чакрым тәшкил итә.

«Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, эш барган урыннарда махсус киртәләр, вакытлыча күперчекләр һәм юл билгеләре куелды. Бу, әлбәттә, шәһәр халкына бераз уңайсызлыклар тудыра. Әмма без аңлавыгызны сорыйбыз — бу чаралар системаның ышанычлы эшләве өчен кирәк», — ди филиал директоры Илнар Галимҗанов.

Планлы эшләрдән тыш, белгечләр беренче этаптагы гидравлик сынаулардан соң ачыкланган кимчелекләрне дә бетерәчәк. Шулай ук 15 июльгә кадәр икенче этап сынаулары үткәреләчәк.

Соңгы ике елда филиал тарафыннан 64 чакрымнан артык челтәр алыштырылган, 36 үзәк җылылык пункты тулысынча техник яктан яңартылган. Бу эшләр шәһәрнең коммуналь инфраструктурасын заманча таләпләргә туры китерүгә һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.