Ул 1929 елның 27 февралендә Мамадыш районының Ишки авылында дөньяга килә. Тормыш юлын гади хезмәттән башлап, үз тырышлыгы, белемгә омтылышы һәм җаваплылык хисе белән югары дәрәҗәләргә күтәрелә.

Мәсгуть Сибгат улы хезмәт юлын 1966 елның августында «Түбән Кама Нефтехим» җитештерү берләшмәсендә башлап җибәрә. Ул вакытта шәһәр дә, предприятиенең социаль инфраструктурасы да формалашу чорын кичерә. 1970 елның гыйнварына кадәр ул торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы булып эшли һәм әлеге хезмәтнең беренче җитәкчесе була.

Аның җитәкчелегендә, кыска вакыт эчендә, гаять зур эшләр башкарыла. Торак фонды 37 мең квадрат метрдан 1 миллион 250 мең квадрат метрга кадәр үсә, бу исә шәһәрнең барлык торак мәйданының 40 проценттан артыгын тәшкил итә. Әгәр баштарак коллективта нибары 37 кеше эшләсә, берничә елдан соң бу сан 2500 кешегә җитә. Шәһәр юлларының зур өлеше, яшел зоналар һәм территорияләр дә нәкъ менә шул хуҗалык карамагында була.

Мәсгуть Сибгат улының тәкъдимнәре нигезендә коммуналь хезмәтләрнең заманча, нәтиҗәле алымнары кертелә. Күпкатлы йортларда лифтлар эшен диспетчерлаштыру системасы гамәлгә кертелеп, аларның тәүлек әйләнәсе өзлексез һәм ышанычлы эшләве тәэмин ителә. Инженерлык челтәрләрен яңарту, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча да зур эшләр башкарыла.

Ул шәһәр паркына нигез салуда да актив катнаша. Хәтта беренче агачларны утырту хөрмәте дә нәкъ менә нефть химиясе комбинаты һәм торак-коммуналь хуҗалык коллективына бирелә. Бу — аның хезмәтенә күрсәтелгән олы ышаныч билгесе була.

Аның җитәкчелеге чорында шәһәрнең инженерлык коммуникацияләренең 73 проценты — барлыгы 356 километр челтәр — әлеге хуҗалык карамагында була. Суүткәргечләр, канализация, җылылык челтәрләре — боларның барысы да тәртиптә тотыла, яңартыла.

Мәсгуть Сибгат улы эшләгән елларда социаль өлкә дә зур үсеш ала. Балалар бакчалары саны бердән 37 гә кадәр арта. Аның инициативасы белән, республикада беренчеләрдән булып, 100 урынлы балалар санаториясе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус бакча, шулай ук «Ана һәм бала» санаторий-профилакторие ачыла.

Ул җәмәгать тормышыннан да читтә калмый. 21 ел дәвамында, сигез чакырылыш рәттән, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты булып сайлана, төрле комиссияләрне җитәкли. Чирек гасыр буе аңа милли бәйрәмебез — Сабантуйның баш хөкемдары вазифасы ышанып тапшырыла.

Мәдәнияткә дә аның өлеше зур. Ул «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе һәм озак еллар аның рәисе була. Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты буларак та билгеле. Спорт һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мәсгуть Сибгат улы «Почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, тармакның мактаулы билгеләре белән бүләкләнә. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Аның исеме предприятие ветераннары аллеясына кертелә.

1996 елның 27 августында кабул ителгән карар нигезендә, Түбән Кама шәһәрен үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Мәсгуть Сибгат улы Сибгатов 2015 елда вафат булды. Әмма аның исеме, хезмәте, шәһәр үсешенә керткән өлеше халык хәтерендә мәңге сакланачак. Ул — үз эшенә тугры калып, гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган шәхес.