Һөҗүм булып, бик аз вакыт узуга оператив штаб оештырылды. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, саперлар, табиблар, кинологлар һәм коммуналь хезмәт вәкилләре килде. Йортта яшәүчеләрнең барысы да тиз арада эвакуацияләнде. Түбән Кама шәһәре мэры һәм район башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, беренче чиратта кешеләрнең иминлеген тәэмин итү бурычы куелды.

Һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрде. Аларның өчесе өлкән яшьтәге кешеләр. Табиблар әйтүенчә, аларның җәрәхәтләре булмаса да, көчле стресс хроник авыруларның кискенләшүенә китергән. Дүртенче зыян күрүче — 46 яшьлек ир-ат. Ул яңак сөягенә кыйпылчык тиеп җәрәхәтләнгән, операциядән соң хәле тотрыклы дип бәяләнә. Шәһәр үзәк район хастаханәсендә дәвалау алучы барлык пациентларның хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый.

«Шифалы» ашханәсендә
«Шифалы» ашханәсендә // Фотолар ntr-24.ru сайтыннан

Шул ук көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага республика Премьер-министры Алексей Песошин килде. Ул зыян күргән йортта булып, хәлне урынга барып өйрәнде. Соңрак шәһәргә Рөстәм Миңнеханов үзе дә килде. Ул шәһәр җитәкчелеге белән бергә җимерелгән йортны карады һәм вакытлыча яшәү урыннарына күчерелгән кешеләр белән очрашты.

Һөҗүмнән соң йортта яшәүчеләрнең бер өлеше вакытлыча «Алмаш» лагерена урнаштырылды. Биредә аларны кайнар ризык, эчәр су һәм медицина ярдәме белән тәэмин иттеләр. Соңрак эвакуацияләнгән кешеләр «Шифалы» шифаханәсенә күчерелде. Белгечләр фикеренчә, йортны тикшерү һәм төзекләндерү эшләре дәвам иткән чорда алар шунда яшәячәк.

Татарстан прокуратурасы гражданнарның хокукларын саклау һәм кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен махсус контрольгә алды. Шәһәр һәм район прокуроры Илнур Гаянов эвакуацияләнгән кешеләр белән очрашып, аларның мөрәҗәгатьләрен тыңлады.

Шәһәр хакимияте һәр гаилә белән аерым эш алып бара. Кешеләргә фатирларына коткаручылар озатуында кереп, кирәкле документларын һәм шәхси әйберләрен алу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук милекләре зыян күргән кешеләрдән компенсация түләүләренә гаризалар кабул ителә башлады.

Көннең икенче яртысында төзүчеләр җимерекләрне сүтү эшләренә кереште. Хәзер зыян күргән йортны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә торгызу бурычы куелган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең ягулык-энергетика комплексы объектларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү буенча штаб утырышы үткәрде. Анда һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү һәм сәнәгать объектларында, шәһәр инфраструктурасында өстәмә иминлек чараларын көчәйтү мәсьәләләре каралды.

Түбән Кама халкы бу авыр сынауны тынычлык, сабырлык һәм бердәмлек белән кабул итте. Иң мөһиме — кеше гомерләре сакланып калды. Бүген шәһәр гадәти тормышына кайта.