Болардан тыш, гадәттәгечә, мохтаҗ кешеләрне — инвалидларны, ветераннарны, үз хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны — хәйрия тәртибендә «Туган як»ка яздырган җитәкчеләргә, депутатларга, эшмәкәрләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ул мәрхәмәтле кешеләр арасында һәр язылу кампаниясе саен ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Илдар улы Беляев, «РаМус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рафис Минневәли улы Мостафин, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, «Татарларның һәм башка төрки халыкларының милли конгрессы» җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев, Түбән Кама бакчачылык җәмгыятьләре ассоциациясе рәисе Илһам Илдар улы Булатов әнә шундыйлардан. Аларның изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Рустам Сафин
MAX
