2026 елда район юл челтәрен яңартуга төрле дәүләт программалары кысаларында 3 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Бу финанслар хисабына шәһәрнең һәм районның гомуми озынлыгы 39 километр тәшкил иткән 17 урамы капиталь һәм агымдагы ремонт белән колачланачак.

Түбән Кама муниципаль районы Җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, юлларны төзекләндерү — соңгы елларда гамәлгә ашырылучы иң мөһим инфраструктура проектларының берсе. Яңартылган юллар транспорт йөртүчеләргә генә түгел, Җәяүлеләргә дә уңайлырак һәм хәвефсезрәк мохит булдырачак.

«ДЕЗ» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Раил Ситдыйков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ремонт эшләре шәһәрнең берничә мөһим участогында тулы көченә бара. Төзүчеләр Химиклар проспектында, Октябрьнең 50 еллыгы урамында, шулай ук Субай поселогында юл өслеген яңарту белән мәшгуль.

Якын көннәрдә юл төзүчеләр Актүбә урамында һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамында эшкә керешәчәк. Моннан тыш, шәһәрнең мөһим транспорт артерияләренең берсе саналган дамбада капиталь ремонтның өченче этабын башлау да планлаштырыла.

Муниципаль бюджет хисабына да шактый күләмле эшләр башкару күздә тотылган. Барлыгы Җиде юл участогын яңарту өчен 84 миллион сум акча бүленгән. Бу эшләр, нигездә, социаль әһәмияткә ия объектларга — мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм башка мөһим биналарга илтүче юлларны тәртипкә китерүне күздә тота.

Юлларның торышын яхшырту чокырларны вакытында ремонтлаудан да башлана. Быел әлеге юнәлешкә 20 миллион сум юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә 6,9 мең квадрат метрдан артык юл өслеге яңартылган. Белгечләр иң элек транспорт аеруча күп йөргән урамнардагы тирән чокырларны бетергәннәр. Бу исә юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә һәм автомобильләрнең хәвефсез хәрәкәтенә ярдәм итә.

Юлларны яңарту шәһәр белән генә чикләнми. Авыл Җирлекләрендә дә киң колачлы төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу максатларга 283 миллион сум акча каралган. Аеруча күп балалы гаиләләр өчен төзелгән торак микрорайоннарындагы юлларга өстенлек бирелә. Яңа асфальт юллар авыл халкының көндәлек тормышын уңайлырак итү белән беррәттән, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һәм мәктәп автобусларының тоткарлыксыз йөрүен дә тәэмин итәчәк.

Белгечләр фикеренчә, юл инфраструктурасын системалы рәвештә яңарту шәһәрнең үсешенә уңай йогынты ясый, транспорт хәрәкәтен Җайлырак итә һәм яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрә. Муниципаль районда быел башланган киң күләмле ремонт эшләре дә нәкъ менә шул максатларга хезмәт итә. Яңартылган урамнар шәһәрне тагын да заманча, уңайлы һәм куркынычсыз итәчәк.