Чемпионатның икенче көнендә Түбән Каманы тәкъдим иткән биш ветеран үз көчләрен төрле компетенцияләрдә сынады. Алар һәркайсы үз һөнәре буенча белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтте.

Евгений Кузьников санитар-техник системалар слесаре компетенциясендә көч сынашты. Катнашучылар инженерлык челтәрләрен монтажлау, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча биремнәр үтәде.

Марсель Гыйниятуллин электрон Җиһазларны Җыю һәм сүтү компетенциясендә чыгыш ясады. Биредә катнашучыларның техник әзерлеге, төгәллеге һәм заманча электрон Җайланмалар белән эшләү осталыгы бәяләнде.

Сергей Прокофьев эретеп ябыштыру технологияләре юнәлешендә үзенең профессиональ осталыгын күрсәтте. Әлеге компетенциядә башкарылган эшләрнең сыйфатына, төгәллегенә һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Руслан Салихов маляр эше буенча көч сынашты. Ул бизәү-буяу эшләрен башкарудагы осталыгын, материаллар белән дөрес эш итә белүен һәм нәтиҗәнең сыйфатын күрсәтте.

Заур Муратов исә слесарь эше компетенциясендә чыгыш ясап, металл эшкәртү, механизмнарны көйләү һәм Җыю буенча белем-күнекмәләрен тәкъдим итте.

Быел «Абилимпикс» чемпионатында Түбән Кама командасы составында барлыгы 14 махсус хәрби операция ветераны катнаша. Алар төрле һөнәри юнәлешләрдә көч сынашып кына калмый, ә үзләренең мөмкинлекләренең киң булуын, авыр сынаулардан соң да яңадан актив тормышка кайтып, һөнәри үсешкә омтылуларын дәлилли.

«Абилимпикс» чемпионаты ветераннар өчен үз осталыкларын күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу, яңа һөнәри мөмкинлекләр ачу һәм киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге дә булып тора. Түбән Кама вәкилләренең әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашуы шәһәр өчен дә зур горурлык булып санала.