— Чынлап та, мин авылга кайткан саен яңгыр яумый яки буран булмый калмый. Күршеләр һава торышы корылыкка китсә «Мансур кайчан кайтыр инде, яңгыр алып кайтыр иде» дип әйтә торган булганнар. Быел авылда мәчет ачылуга 30 еллык тантанага кич куна кайткан идем, төне буе туктамыйча яуды, — дип сөйли Мансур Корбангали улы.

Аның белән беренче тапкыр «Туган як» редакциясе оештырган штаттан тыш хәбәрчеләр утырышында очраштык бугай. Ул елны «Атлар токымы» дип аталган, газетаның берничә санында дәвамлап басылган бик кызыклы материалның авторы М.Ганиев дип таныштырдылар. Баксаң, үзе ипполог-ветеринар да, филолог-язучы да түгел, ә мәкалә шундый тирән эчтәлекле һәм матур әдәби телдә язылган иде.

Аннары күпләрдән Мансур Корбангали улы турында «аяклы энциклопедия» дигән фикерне еш ишетергә туры килде. Белем алуга килгәндә алты яшеннән башлап төрле мәктәптәләрдә кайда 7, кайда 12 чакрым авылларга барып, унөч ел дәвамында укырга туры килә аңа. Яшьлегенең иң якты истәлекләре — Казан финанс-икътисад институтында уку чорлары. Югары белем студент Мансурга җиңел бирелә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. 1966 нчы елның башыннан, институтны тәмамлаганчы, «Спартак» берләшмәсенең Горький исемендәге клубка Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри. Күп җирләрдә, башка шәһәр-районнарда концертлар куеп йөриләр. С. Садыйкова хәтта Мансурга, баянда уйнаганын тыңлагач, музучилищега баянчыга укырга тәкъдим итә…

Диплом алды практикасын М. Ганиев Түбән Камада «Нефтехим» комбинатында уза һәм аңа яшьләр каласы бик ошый. 1969 нчы елда институтны уңышлы тәмамлап, «Татэнергострой» төзү-монтаж трестына өлкән бухгалтер-ревизор итеп эшкә кабул ителә. Бер елдан ЖБИ заводының баш бухгалтеры урынбасары, аннары ПМК-1 оешмасының өлкән экономисты булып эшли.

1973 елны аны Совет Армиясе сафларына, ике еллык офицер хезмәтенә алалар. Чита шәһәрендә ПВО бригадасы штабында финанс бүлегендә инспектор-ревизор итеп билгеләнә. Кырыс Себер шартларына карамастан, еш кына ревизия үткәрү эшләре белән командировкаларда булырга туры килә. 1974 елда хәрби автобатальон составында Казахстанның Актүбә өлкәсендә дүрт ай буе уңыш җыеп тапшыру хезмәтендә катнаша. Тиздән М. Ганиевка өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Хезмәт срогы бетәр алдыннан дивизия командиры өч тапкыр чакыртып армиядә калырга үгетли — тик Мансур Корбангали улы, хәрби хезмәтен яратып башкарса да, ризалашмый.

Ир-егетләрнең бурычын лаеклы үтәп Түбән Камага кайткач, ул җиң сызганып яраткан эшен дәвам итә: СМУ-1 оешмасының план бүлеге башлыгы, өч елдан соң инде «Теплоэнергострой» берләшмәсенең план бүлеген җитәкли. 1984 елдан Түбән Кама йортлар төзү комбинаты начальнигының экономика буенча урынбасары булып хезмәт куя. Җәмәгать эшләрендә актив катнашырга өлгерә: профсоюз оешмасы рәисе, партоешма секретаре, «Белем» җәмгыяте лекторы…

Туксанынчы еллар башында, «үзгәртеп кору» шаукымы башлангач, илдә дәүләт салым инспекциясен төзү зарури була. Түбән Камада андый яңа оешманы җитәкләү өчен күп кандидатуралар карала. Шулар арасында иң лаеклы дип Мансур Корбангали улы сайлана. Шәһәр елъязмасында яңа бит М. Ганиев тарафыннан ачыла: штатта башта бармак белән санарлык кешеләр булса, берничә елдан хезмәткәрләр саны 65 кә җитә! Ә алар салым хезмәте күрсәтүче эреле-ваклы оешмалар саны меңнән арта: «АО, ИП, МП, ООО»… Түбән Кама салым инспекциясе коллективы тиз арада республикада иң алдынгылар рәтенә баса, якын-тирәдәге район инспекция белгечләре өчен тәҗрибә уртаклашу урыны була. Тырыш һәм намуслы хезмәте бушка китми: 1996 нчы елны республика салым инспекциясе хезмәткәрләре арасында беренче булып Мансур Корбангали улы Ганиевка Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме бирелә.

Лаеклы ялга чыккач та, күп пенсионерлар кебек өй каршындагы эскәмиядә утырырга вакыты булмый аның. Түбән Кама муниципаль районы хакимияте каршындагы җәмәгать советы әгъзасы, Аксакаллар шурасы әгъзасы, район татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең актив әгъзасы. 2006 елдан 2014 елга кадәр Казандагы милли архивларда булып күп материал туплый һәм 14 буыннан торган шәҗәрәсен төзи. Аннары морза нәселеннән генә торган авыл халкының тулаем шәҗәрәсен төзи, шул материаллар нигезендә «Абдул Салман морзалары» дип аталган 385 битле китап яза. 2011 елны Татарстанда беренче булып туган авылында Шәҗәрә бәйрәме уздыра. Икенче елны шундый бәйрәмне әбисе авылы Спас районы Татар Такталысында оештыра. Абдул Салманда 2013 елда 104 туганы катнашында туган йортында нәсел Шәҗәрә бәйрәме, ә 2014 елда авыл күләмендә тагын да колачлырак Шәҗәрә бәйрәме уза!

М. Ганиев исемлегендә шулай ук Ташбилге, Иске Баллыкүл авыллары халкының шәҗәрәләре бар. Архивларда җыйган мәгълүматларны кулланып, Әлки һәм Түбән Кама районнарының бүгенге көндәге төзелешен чагылдырган, шәҗәрә агачы формасында, барлыкка килү тарихын булдыра. 2018 елны Мансур Корбангали улына Әлки районының Мактаулы гражданины исеме бирелә. 2025 елда Казанда узган Бөтенроссия «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсында җиңүче була.

Түбән Камада укучылар һәм студентларның күп фәнни-тарихи конференцияләре М. Ганиевтан башка узмый. 2016-2017 елда шәһәребезнең үзәк музеенда ул төзегән шәҗәрәләр күргәзмәсе урнаштырылды. Берничә ел элек 38 мәктәптә (!) шәҗәрә төзү буенча дәресләр алып барды. Ул чараларда мин үзем дә катнаштым, һәм Мансур Корбангали улының чыгышларын укучылар гына түгел, хәтта укытучыларның да йотлыгып тыңлауларын күрдем.

Районыбызда үткәрелүче «Туган авылым тарихы» бәйгесенә М. Ганиев белән инде 8 ел бергә йөрибез — бәхәссез, жюри әгъзалары арасында ул иң абруйлы шәхес.

2021 елда миңа «Аксакаллар — хәрәкәттә!» дип аталган әдәби җыентык әзерләргә туры килде. Анда Шура әгъзаларының әдәби әсәрләре тупланды. Мансур абый берничә публицистик мәкалә һәм… бер кочак шигырьләр алып килде. Аның каләм тибрәткәнен белә идем, әмма газета битләрендә күргәнем юк иде. Бигрәк тә көн кадагына суга торган сатирик шигырьләре — «Һәйкәл язмышы», «Куян юбилее», «Татар марҗалары», «Авиаинститутта тантана» — китапта лаеклы урын алды. Шул ук елны аның «Мин шулай уйлыйм» дип аталган 318 битлек китабы дөнья күрде. Нечкә юмор хисле, шул ук вакытта усал тәнкыйть фикерле мәкалә-шигырьләр күп анда: «Рухи байлыгыбыз һәм ата-ана мирасы», «Шәҗәрә — нәсел агачы», «Театр ни, мунча ни…» Тагы шунысы игътибарга лаек — ике китабын да Мансур абый үз акчасына чыгарган, Түбән Кама һәм Әлки китапханәләренә бушлай тараткан.

Бер сүз белән мәкалә герое турында нәрсә әйтә аласыз дигән сорауга дуслары: «Тырыш, тыйнак, таләпчән, тапкыр, тугры, тәнкыйтьче, туры сүзле…» дип санап киттеләр. Күпкырлы талантка ия шәхеснең тормышта ирешкән уңышларының сере турында үзем дә озак баш ваттым. Җавап гади ләбаса, исемнәр сүзлегендә Мансур «җиңүче» дигәнне аңлата икән…

Фәрит Вагыйзов, «Кама таңнары» берләшмәсе һәм Аксакаллар шурасы әгъзасы