Түбән Кама районында инде тугызынчы тапкыр үткәрелгән «Авылым хуҗабикәсе» бәйгесе быел да авыл хатын-кызларының уңганлыгын, осталыгын һәм милли гореф-гадәтләргә тугрылыгын күрсәтте. Конкурста районның төрле авыл җирлекләреннән килгән 14 хуҗабикә көч сынашты.
Катнашучылар үзләренең аш-суга осталыгын, кул эшләрен, хуҗалык алып бару күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Хатын-кызлар утын ярды, мунча себеркесе бәйләде, бакча карачкысы ясады, шулай ук милли йолаларны һәм авыл тормышын чагылдырган чыгышлар әзерләде.
— Безнең өйдә табын түрендә һәрвакыт бәлеш тора. Бүген бәйрәм уңаеннан, татар халкының танылган камыр ризыкларын пешердем. Әйдәгез, авыз итегез, — дип сыйлады кунакларны Түбән Уратма авылында яшәүче Лидия Гурьянова.
Түбән Уратма авылыннан Лидия Гурьянова жюри әгъзаларын мул табыны белән каршы алды. Өстәлдә өчпочмак, коймак, чәкчәк һәм башка милли ризыклар урын алган иде. Жюри әгъзалары хуҗабикәнең кулинар осталыгын югары бәяләде, хәтта кайбер ризыкларның рецептлары белән дә кызыксынды. Моннан тыш, Лидиянең чәчәк үстерү белән дә мавыгуы билгеле булды.
Кызыл Чапчак авылында яшәүче Бриллиант Фәттәхова кунакларны бәйрәм рухында каршы алды. Аның гаиләсенең иң зур горурлыгы — 90 яшьлек Мәнүсә апа. Мөхтәрәм юбиляр киленен мактап туя алмады. Алар төп йортта тату гаилә булып бергә гомер кичерәләр. Бәйрәм барышында 90 яшьлек Мәнүсә апаны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев та тәбрикләп, аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ул шулай ук бәйгедә катнашучы хуҗабикәләрнең уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм авыл тормышына керткән өлешен югары бәяләде.
— Мин һәр катнашучы белән таныштым. Аларның әзерләнүләре, үзләрен лаеклы күрсәтүләре, гаиләләре турында сөйләүләре — болар барысы да зур хезмәт таләп итә һәм хөрмәткә лаек. Районыбызның чын бердәмлеге шушында, — дип соклануын белдерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.
Конкурс Кызыл Чапчак авылында оештырылды. Кунаклар татар авылы йортының көнкүреше белән танышты, милли традицияләрне чагылдырган күргәзмәләрне карады һәм хуҗабикәләр әзерләгән сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Һәр конкурсант жюри әгъзаларын үзләренең осталыгы һәм иҗади якын килүе белән гаҗәпләндерергә тырышты.
— Авыл хуҗабикәләре — иң тырыш хатын-кызлар. Алар эштән тыш, йорт-кураны да карыйлар, бәрәңге, яшелчә үстерәләр, сыер савалар. Алар безнең горурлыгыбыз, — ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.
Быелгы бәйгедә катнашкан 14 хуҗабикә дә башта үз авыл җирлекләрендә сайлап алу этабын уңышлы узган. Финалда исә иң уңган, иң сәләтле һәм җәмәгать арасында абруй казанган хуҗабикәләр билгеләнде. «Авылым хуҗабикәсе» исеменә быел ике конкурсант лаек дип табылды. Җиңүчеләр — Каенлы авыл җирлегеннән Гөлзилә Вәлиева һәм Ялантау авылыннан Вера Кандакова.
Бәйге ахырында үз номинацияләрендә җиңү яулаган катнашучыларга, шулай ук барлык конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рустам Сафин
MAX
