22 июльдә НТР-24 телеканалында муниципаль район башлыгы Радмир Беляев катнашында «Туры элемтә» тапшыруы узды. Туры эфир барышында шәһәр һәм район халкын борчыган күпсанлы сорауларга Җавап бирелде. Сүз шәһәр инфраструктурасын яңарту, экология, транспорт, юллар төзелеше, гуманитар ярдәм һәм юбилей чаралары турында барды.
«Ливневка»лар чистартылачак
Радмир Беляев әйткәнчә, быел Түбән Кама республика программасына кертелгән, һәм шәһәрнең «ливневка челтәре»н чистарту өчен республика тарафыннан 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Август аенда шәһәргә Мәскәүнең «Параметр» компаниясе киләчәк. Әлеге подрядчы мондый эшләрне башкаруда зур тәҗрибәгә һәм махсус техникага ия. Максат — «ливневка челтәре»н тулысынча чистартып, көчле яңгырлар вакытында шәһәрнең төп урам-проспектларын су басу куркынычын киметү. Бүгенге көндә барлык проблемалы участоклар да контрольдә тотыла.
Автовокзал көз башында ачыла
Шәһәр башлыгы яңартылган автовокзал бинасын 1 сентябрьгә кадәр ачарга ниятләүләрен дә Җиткерде. Аның сүзләренчә, капиталь ремонт тәмамлану алдында. Яңартылган автовокзалда заманча көтү залы, туклану өчен махсус бүлмә, «Яндекс Транспорт» сервисы эшләячәк. Биредә пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак, ә кышын бина Җылы булачак. Радмир Беляев шулай ук тимер юл вокзалының муниципалитет карамагында булмавын искәртте. Әлеге объектны яңарту белән Россия тимер юллары компаниясе шөгыльләнә.
Дамба юлы мәсьәләсе
«Туры элемтә» вакытында шәһәр халкын күптән кызыксындырган дамба юлы мәсьәләсе дә күтәрелде. Район башлыгы әйтүенчә, дамбаның өченче участогын капиталь төзекләндерү эшләре 10 августта башланырга тиеш. Эшләр тизләтелгән темпта алып барылачак һәм август ахырына тәмамланыр дип көтелә.
Чистарту мөмкин булачак
Экология мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Радмир Беляев әйтүенчә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Каракүлне федераль программа буенча чистарту мәсьәләсе алып барыла. Әлеге программага кергән очракта күлне комплекслы рәвештә чистарту мөмкин булачак.
Шәһәр юбилее уңаеннан
15 августта Түбән Кама үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Башта бәйрәмне «Манзара» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үткәрү күздә тотылса да, соңрак аны Сабантуйлар мәйданына күчерү турында карар кабул ителгән. Биредә тамашачылар өчен утыру урыннары булуы һәм 100 меңгә кадәр кешене сыйдыра алуы исәпкә алынган. Сәхнәдә республика һәм федераль дәрәҗәдәге артистлар чыгыш ясаячак, бәйрәм кичке салют белән тәмамланачак.
Гуманитар ярдәм
«Туры элемтә»дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында да сүз булды. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы, эшмәкәрләр һәм волонтерлар ярдәме белән ел башыннан фронтка 335 тонна гуманитар йөк озатылган. Ай саен хәрбиләргә 25-30 тонна күләмендә гуманитар ярдәм Җибәрелә. Шәһәр көнендә, 15 августта, махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар колонна озатылачак.
«Безнең ишегалды» программасы
Түбән Камада ишегалларын яңарту эшләре дә тукталмый. 2027 елда «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә шәһәрдә һәм районда 33 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатка 760 миллион сумнан артык акча юнәлтү күздә тотыла. Хәзерге вакытта Түбән Камада һәм районда әле төзекләндерүне көтүче 161 ишегалды бар.
Тапшыру барышында күтәрелгән мәсьәләләрдән күренгәнчә, шәһәр Җитәкчелеге алдагы айларда инфраструктураны яңарту, экологик иминлекне тәэмин итү, транспорт хезмәтен яхшырту һәм халык өчен уңайлы шәһәр мохите булдыру юнәлешендә эшне дәвам итәчәк.

Рустам Сафин
MAX
