«Түбән Каманы һәм Яр Чаллыны әйләнеп уза торган юлдан Казан юнәлешендә М-7 трассасына чыгу һәм кире юнәлештә юлның Алабуга районы Костенеево авылы яныннан Бигеш аэропортына таба бара торган участогыннан файдаланучылар өчен яңа ташламалы юл йөрү системасы гамәлгә кертелде.
Хәзер түбәнкамалылар 10, 30 һәм 60 сәфәргә исәпләнгән абонементлар рәсмиләштерә ала. Җиңел автомобиль өчен бер тапкыр юл үтү бәясе түбәндәгечә булачак: 10 тапкыр үтү өчен рәсмиләштерелгән абонемент белән — 195 сум; 30 сәфәрлек абонемент белән — 160 сум; 60 тапкыр үтү өчен рәсмиләштерелгән абонемент белән — 100 сум. Шулай итеп, бер тапкыр түләү тарифы белән чагыштырганда, экономия 64 процентка кадәр җитә.
Муниципаль район башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, 23 июльдән Күп функцияле үзәктә (Мәктәп бульвары, 2А) махсус «М-12 бердәм тәрәзәсе» эшли башлый. Биредә транспондер сатып алырга һәм теркәргә, шәхси исәп-хисапны тулыландырырга, абонемент рәсмиләштерергә, шулай ук белгечләрдән консультация алырга мөмкин булачак. Абонемент рәсмиләштерүчеләр өчен T-pass транспондеры 50 процент ташлама белән тәкъдим ителә. Моннан тыш, абонементны «Росавтодор» сайты аша да сатып алырга мөмкин.
Әлеге абонементлар Татарстанның көньяк-көнчыгыш юнәлешендә бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.
Үзенең язмасында Радмир Беляев әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка рәхмәт белдерде. Аларның уртак мөрәҗәгате нәтиҗәсендә мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыгарылган. 13 июльдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән узган очрашуда профильле ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирелгән.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Түбән Кама халкы өчен транспорт мөмкинлекләрен киңәйтү һәм юл инфраструктурасын камилләштерү юнәлешендәге уртак эш алга таба да дәвам итәчәк.

Рустам Сафин
MAX
