Кама Аланы бистәсенең беренче микрорайонында, 1/19 нчы йорт ишегалдында зур тантана узды – анда республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән ишегалды файдалануга тапшырылды. 

Быел гына да бистәдә дүрт йорт яны территориясе яңача төс алды. Әлеге уңайдан Кама Аланының горурланырлык күрсәткече бар: бүгенге көндә биредәге ишегалларының 99 проценты диярлек төзекләндерелгән.

Яңартылган ишегалды — ул бары тик бюджет мөмкинлекләре нәтиҗәсе генә түгел, ә анда яшәүчеләрнең актив катнашуы, уртак тырышлыгы да. Төзекләндерү эшләре башланганчы ук халык проектны әзерләүдә үз фикерләрен Җиткерде, территорияне планлаштыруда катнашты. Ә төзелеш барышында һәр этапны игътибар белән күзәтеп барды.

Бүген бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе һәр урында чагыла. Тузган сукмаклар урынына тигез һәм уңайлы тротуарлар барлыкка килде, заманча яктырту системасы кичке вакытта территорияне тагын да куркынычсыз итте, ял итү өчен уңайлы эскәмияләр урнаштырылды. Ишегалды хәзер яшәүчеләр өчен очрашу, аралашу һәм рәхәтләнеп ял итү урынына әверелде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев бистәдәге үзгәрешләргә югары бәя бирде: — Кама Аланының ничек үзгәрүен күрәбез: үзәк урамның яңаруы, шәһәрне ничек матур һәм чиста итеп тотуыгыз, бердәм булуыгыз сокландыра. Чәчәкләрне муниципалитет утырта ала, әмма кешеләр үз куллары белән, йөрәк Җылысын салып, үз ишегалларын матурлаганда — бу бөтенләй башка күренеш. Нәкъ менә сезнең битараф булмаган мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә бу капиталь ремонт тормышка ашты. Хәзер бу эш белән чын күңелдән горурланырга мөмкин, — диде ул.

Ишегалды ачылышында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Ул «Безнең ишегалды» программасының республика күләмендә уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. — Соңгы алты ел дәвамында әлеге программа республикабызның барлык районнарында тормышка ашырыла. Иң мөһиме — яңа киңлекләр кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып булдырыла. Бүген ишегалды — ул бары тик автомобильләр кую урыны гына түгел, ә тулы канлы ял итү, аралашу һәм күршеләр белән дус-тату яшәү үзәге. Тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә республика Җитәкчелеге дөрес юл сайлады, ә мондый проектлар — моның ачык дәлиле, — дип ассызыклады ул.

Визит барышында Әгъзам Гобәйдуллин Кама Аланының спорт тормышы белән дә танышты. Ул 5 нче спорт мәктәбендә булды. Биредә яшь спортчылар баскетбол, бокс, дзюдо, көрәш һәм тхэквондо юнәлешләрендә шөгыльләнә, киләчәк чемпионнар әзерләнә. Әгъзам Гобәйдуллин аеруча мөһим бер үзенчәлеккә игътибар итте: спорт мәктәбе Кама Аланының барлык яшьләре өчен дә ачык һәм һәркемгә мөмкинлекләр тудыра.

Яңарган ишегаллары, үсеш алган спорт мохите һәм бердәм халык — болар барысы да Кама Аланының киләчәккә ышаныч белән атлавын күрсәтә. Биредә матурлык та, уңайлык та кешеләрнең уртак тырышлыгы белән туа.

(Муниципаль район рәсми сайты мәгълүматларына нигезләнеп язылды).