10 август иртәсендә Түбән Кама пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Сәнәгать һәм гражданлык объектлары зыян күрде, яраланучылар һәм һәлак булучылар бар. Шәһәрдә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча кичекмәстән эш башланды.
Һөҗүм турында хәбәрләр иртән үк таралды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов вакыйгага бәйле хәлне оператив рәвештә контрольдә тотты. Шәхсән үзе Түбән Камага килеп, һөҗүм нәтиҗәләре белән танышты. Ул сәнәгать зонасында булды, Җимерелгән тулай торактагы хәлне карады, үзәк район хастаханәсендә зыян күрүчеләр белән очрашты, Мәктәп бульварындагы зыян күргән йортны карады, вакытлыча урнаштыру пунктында булды һәм һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча штаб утырышы үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада һәлак булучыларны искә алып матәм игълан ителде. Түбән Кама мэры Радмир Беляев һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Сәнәгать зонасындагы фаҗига
Һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрнең сәнәгать зонасында эшчеләр өчен тулай торак Җимерелгән. Анда тугыз кеше (Үзбәкстаннан килеп эшләүчеләр) һәлак булган. Шул ук вакытта Мәктәп бульварындагы күпфатирлы йортка да зыян килгән. Биредә биш яшьлек кыз бала да һәлак булган.
Күпфатирлы йортта инженерлык челтәрләре зыян күрмәгән. Электр һәм су белән тәэмин итү штаттагыча эшли. Һөҗүм булуга ук, куркынычсызлык максатында, газ бирү вакытлыча туктатылып торган. Йортта барлыгы 132 фатир бар. Аларның 60ында тәрәзә пыялалары ватылган. Яңа тәрәзәләрне әзерләү һәм урнаштыру якынча бер ай вакыт алырга мөмкин, диләр. Шул арада подрядчы оешма хезмәткәрләре тәрәзә уемнарын махсус пленка белән капларга булыша.
Зыян күрүчеләргә табиблар ярдәме
Һөҗүмнән соң Түбән Камага Казаннан һәм Чаллыдан медицина бригадалары Җибәрелгән. Чаллыдан — биш бригада һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгеннән бер бригада ярдәмгә килгән. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылган. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хастаханәдә зыян күрүчеләрнең хәле белән танышкан.
Мәгълүматларга караганда, һөҗүмнән соң 78 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, 25 кеше хастаханәгә салынган. Аларның икесе Чаллыдагы хастаханәгә күчерелгән, аларның хәле авыр дип бәяләнә. Түбән Кама хастаханәсендә дә ике пациентка операция ясалган: берсенең умыртка-ми каналы Җәрәхәтләнгән, икенчесенең күкрәк читлеге зыян күргән. Аларның хәле тотрыклы диелә.
Һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә түләү каралган. Зыян күрүчеләргә Җәрәхәтнең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтеләчәк. Һәлак булган биш яшьлек кызның әти-әнисенә муниципалитет 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтәчәк, Җирләүне оештыру чыгымнарын да шәһәр үз өстенә алачак. Моннан тыш, өлешчә яки тулысынча зыян күргән милек өчен компенсация түләү каралган. Түбән Кама предприятиеләре дә һәлак булучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтергә әзер.
Мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмаячак
Зыян күргән милек буенча гаризаларны махсус хезмәт кабул итә. Мөрәҗәгатьләр буенча һәр гаилә белән аерым эш алып барыла, белгечләр кешеләрнең ихтыяҗларын ачыклый. Өйләренә шунда ук кайта алмаучы гражданнар өчен вакытлыча торак бирелгән.
Һөҗүм вакытында зыян күргән Мәктәп бульварындагы йорттан кешеләрнең бер өлеше вакытлыча урнаштыру пунктына — 3 нче лицейга мөрәҗәгать иткән. Биредә йоклау урыннары, кайнар аш, коры паек һәм эчә торган су әзерләнгән. Пунктта психологлар да эшли. Вакыйга булганның икенче көнендә анда 93 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Лицейның спорт залы 100дән артык кешене кабул итәргә әзер булган. Вакытлыча урнаштыру өчен 21 раскладушка һәм 16 йокы капчыгы әзерләнгән.
Прокуратура контрольдә тота
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы гражданнарның хокукларын саклау һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтелүен контрольдә тота. Барлык Җаваплы ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек оештырылды. Гражданнар өчен прокуратураның «кайнар линия» телефоннары да эшләде.
Шәһәр юбилее кичектерелде
Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган, 15 августка билгеләнгән бәйрәм чаралары үткәрелмәячәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Бәйрәмнең соңрак, әмма башка форматта уздырылуы көтелә. — Хәзерге вакытта безнең төп бурыч — һәлак булучыларның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр янында булу, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү һәм һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү, — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Һәлак булучылар рухына дога кылдылар
Әлеге фаҗига Түбән Кама халкының күңелендә тирән яра калдырды. Мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә һәлак булучылар рухына догалар укылды. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та мәрхүмнәрнең якыннарына сабырлык теләде. «Бүген барлык мәчетләрдә дә мөселманнар һәлак булучылар өчен дога кыла, аларга Җәннәт бакчалары, туганнарына сабырлык һәм Җир йөзенә тынычлык сорый», — диде ул.
Халыкның бердәмлеге
Һәлак булучылар истәлегенә шәһәр музее янында мемориал булдырылды. Бирегә шәһәр халкы чәчәкләр һәм шәмнәр китерә, фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләргә үзенең кайгысын һәм теләктәшлеген белдерә.
Түбән Кама шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан шәһәр халкына һәм зыян күрүчеләрнең якыннарына төрле төбәкләрдән кайгы уртаклашу сүзләре килә. Россиянең берничә төбәге Җитәкчеләре Түбән Кама халкына ярдәм һәм теләктәшлек белдерде. Алар арасында Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород, Пенза, Оренбург, Ульяновск, Свердловск һәм Саратов өлкәләре, шулай ук Коми Республикасы Җитәкчеләре бар. Россия муниципалитетлары исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен Россия муниципалитетлары берлеге (ВАРМСУ) рәисе Елена Гусева Җиткерде. Омск, Якутск һәм башка шәһәрләрнең мэрлары да үзләренең теләктәшлек сүзләрен юллады.
Казан шәһәрендәге Түбән Кама якташлыгы да фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына теләктәшлек сүзләрен Җиткерде.
Түбән Кама шәһәре мэры, муниципаль район башлыгы Радмир Беляев шәһәр халкына, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәткән, авыр көннәрдә булышырга әзер булган һәркемгә рәхмәт белдерә.
Бүген шәһәр өчен иң мөһиме — һәлак булучыларның гаиләләренә таяныч булу, зыян күрүчеләргә ярдәм итү, йортларны һәм шәһәр инфраструктурасын торгызу. Бу авыр көннәрдә Түбән Кама халкының бер-берсенә ярдәм кулы сузуы, кайгыны уртаклашуы аеруча әһәмиятле.
Рустам Сафин
MAX
