Шәһәрдә мотоцикл һәм питбайк йөртүчеләргә контрольне көчәйтү планлаштырыла. Моңа шәһәр халкының төнге вакытта урамнарда мотоциклларның көчле тавышы һәм куркыныч тизлектә йөрүләре турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләре сәбәп булган.
Түбән Кама мэры Радмир Беляевның 11 августта узган киңәшмәдә белдерүенчә, соңгы вакытта хакимияткә мотоциклчыларның төнлә торак микрорайоннарда көчле тавышлар чыгарып йөрүенә, кешеләрнең тынычлыгын бозуына кагылышлы зарлар еш килә икән. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять тә Җитди борчылу уята.
«Кешеләрнең үз йортларында тыныч ял итәргә, ә урамга чыккан балаларының иминлеге өчен борчылмаска хакы бар. Аварияләр саны белән бәйле хәл дә борчулы. Минем позициям катгый: шәһәр үзәгендә мотоциклларда һәм питбайкларда куркыныч йөрүгә кискен чаралар белән чик куярга кирәк», — дип белдерде Радмир Беляев.
Киңәшмәдән соң Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Җитәкчелеге белән фикер алышу үткәрелгән. Нәтиҗәдә шәһәр урамнарында профилактик рейдлар санын арттырырга һәм өстәмә мотопатрульләр Җибәрергә карар кылынган. Республика ЮХИДИның аерым махсуслаштырылган юл-патруль хезмәте батальоны мототөркеме инде шәһәрдә эшли башлаган. Беренче тәүлек эчендә үк инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 30 очрагын ачыклаган. Аларның 15е мотоцикл һәм питбайк йөртүчеләргә туры килгән. Ачыкланган хокук бозулар арасында транспорт чарасын тиешле йөртү таныклыгыннан башка идарә итү дә бар.
Шул ук вакытта Радмир Беляев Җирле ЮХИДИ бүлегенең эшен Җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле дип санамавын белдерә. Ул рейдларны даими һәм системалы рәвештә үткәрергә, аеруча яшьләр күпләп Җыела торган урыннарга игътибарны арттырырга чакыра. Профилактик эшкә шулай ук профессиональ мотоспорт һәм мотоцикл Җәмәгатьчелеге вәкилләрен Җәлеп итәргә тәкъдим итә.
Мэр сүзләренә караганда, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе һәм балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе берлектә эш алып барачак. Кагыйдә бозган үсмерләрне әти-әниләре белән бергә комиссия утырышына чакырып, һәр очракны аерым тикшерү планлаштырыла. Шәһәр башлыгы шулай ук балигъ булмаганнарга мототехника белән идарә итәргә рөхсәт биргән өчен ата-аналарның Җаваплылыгын искәртә.
Әлеге чараларның төп максаты — шәһәр урамнарында тәртип саклау, юлларда иминлекне арттыру һәм төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын бозучы тәртипсезлекләргә юл куймау. Район һәм шәһәр хезмәтләренең системалы профилактик эше юл хәрәкәтендә катнашучыларның Җаваплылыгын арттырыр һәм фаҗигале очракларны киметер дип көтелә.
Рустам Сафин
MAX
