Кайбер кешеләрнең тормыш юлын бер генә һөнәр, бер генә вазифа белән аңлатып булмый. Алар хезмәттә дә, Җәмгыятьтә дә, кешеләр арасында да үз эзләрен калдыра. Кемгәдер ярдәм кирәк булса – алар янәшәдә, туган тел, мәдәният, гореф-гадәтләр турында сүз чыкса – алар алгы сафта. Тамара Алексеевна Баһаветдинова – әнә шундый олы йөрәкле, күпкырлы шәхесләрнең берсе.
Түбән Камада аны белмәгән кеше сирәктер. Олысына-кечесенә ярдәмчеллеге, кешелеклелеге, эшлеклелеге белән танылган Тамара ханым гомеренең алты дистә елын хезмәткә, халыкка ярдәм итүгә, туган халкының рухи һәм мәдәни мирасын саклауга багышлаган.
Хезмәт юлы – зур мәктәп
Тамара Алексеевна 1948 елның 25 сентябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Алан-Полян башлангыч мәктәбен тәмамлагач, укуын Шомырбаш урта мәктәбендә дәвам итә. Белемгә омтылышы аны тормыш буена озатып бара: Әлмәт совет сәүдәсе техникумын, Марксизм-Ленинизм университетын, Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. 2001 елда Халыкара икътисад академиясендә белем ала.
Хезмәт юлын 1963 елда башлаган Тамара Алексеевна сәүдә өлкәсендә ярты гасырдан артык хезмәт куя. Яшь кенә килеш Җитәкче вазифасына күтәрелә. – Егерме биш яшемдә район кулланучылар берлегенең Җәмәгать туклануы берләшмәсе директоры булдым. Минем кул астында 26 ашханә һәм кафе бар иде, шуларның 14е – зур мәктәп ашханәләре. Колхоз базарын Җитәкләгәнче, унҗиде ел район кулланучылар берлегендә эшләдем, – дип искә ала ул.
1992 елдан Тамара Алексеевна Түбән Каманың ул вакытта зыян белән эшләгән Колхоз базарын Җитәкли. Аның оештыру сәләте, таләпчәнлеге һәм яңалыкка омтылышы нәтиҗәсендә предприятие үзгәреп, «Базар комплексы» Җаваплылыгы чикләнгән Җәмгыятенә әверелә һәм шәһәрнең нәтиҗәле эшләүче предприятиеләренең берсе булып китә. Хәзерге вакытта комплекс составында азык-төлек һәм товар базарлары эшли. Биредә меңләгән кешегә хезмәт күрсәтү һәм эш белән тәэмин итү өчен шартлар тудырылган. Азык-төлек базарында продукциянең сыйфаты лабораториядә катгый тикшерелә, сатып алучылар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылган.
Халык белән бергә
Әмма Тамара Алексеевнаның эшчәнлеге сәүдә белән генә чикләнми. Ул шәһәребезнең актив иганәчеләренең берсе. Балалар йортларына, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мәдәният учреждениеләренә даими ярдәм күрсәтә. Шәһәрдә һәм районда үткәрелгән бәйрәмнәргә, мәдәни чараларга да үзеннән өлеш кертә.
Аның өчен ярдәм – рәсми бурыч түгел, күңел ихтыяҗы. Шуңа күрә кешеләр дә аңа үз проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Кемдер киңәш сорый, кемгәдер матди ярдәм кирәк, ә кемгәдер бары тик игътибар һәм Җылы сүз Җитә. Тамара ханым кулыннан килгәнчә һәркемгә булышырга тырыша.
Аның туган халкына булган мәхәббәте аеруча «Крәшен» этнографик мәдәни-агарту Җәмгыяте эшчәнлегендә ачык чагыла. Тамара Алексеевна – әлеге Җәмгыятьне оештыручыларның берсе һәм күп еллар дәвамында аның Җитәкчесе. – Түбән Каманың беренче төзүчеләрен керәшеннәр каршы алып, ярдәм иткән. Шәһәргә Чәбия, Актүбә керәшен авыллары янында нигез салынган. Кешеләр бер вакытта да үзләренең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш, – ди ул.
Этнографик Җәмгыять бүген керәшеннәрнең мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен саклау һәм яшь буынга Җиткерү буенча зур эш алып бара. 19 нчы мәктәп каршында этнографик музей булдырылган, «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле, «Балчыклы Җиңеләре», Сухрау авылының «Кодачалар» ансамбльләре, «Асыл нәсел» балалар ансамбле оештырылган. Җәмгыять каршында «Бәрәкәт» яшьләр канаты да актив эшли. Балчыклы, Кушай, Кләтле һәм башка авылларда «Питрау», «Пасха – Олы көн» кебек традицион бәйрәмнәр үткәрелә. Фольклор концертлары, балалар белән очрашулар, милли киемнәрне һәм гореф-гадәтләрне танытуга багышланган чаралар яшьләрне үз тамырларын белергә өйрәтә. Керәшен Җәмгыятенең эшчәнлеге республика күләмендә дә танылган.
Хезмәте — бүләкләргә, абруе халык хөрмәтенә лаек
Тамара Алексеевна Баһаветдинованың күпьеллык хезмәте дәүләт һәм Җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән. Ул «Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, Татарстан митрополиясенең аерымлык билгесе һәм башка күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнгән. Ул «Алтын йөрәкле кеше» республика конкурсында Җиңү яулаган, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсында «Татарстан Республикасының беренче бизнес-ледие» исеменә лаек булган. Сәүдәгәр Гавриил Солодовников һәм Бөек Петр исемендәге милли премияләр лауреаты, «Россиянең иң яхшы менеджеры» һәм «2006 елның Россия Федерациясе топ-менеджеры» исемнәренә ия.
Ә иң зур бәя – халык ышанычы. Түбән Кама шәһәр Советының 2017 елның 15 декабрендәге 40 нчы карары белән Тамара Алексеевнага милләтара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше, «Керәшен» Җәмгыятенең актив эшчәнлеген оештыруы, Җәмәгать һәм хәйрия эшендәге фидакарь хезмәте өчен «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән югары исем бирелде.
Тамара Алексеевна Баһаветдинованың тормышы – хезмәт һәм Җаваплылык, туган халкыңа тугрылык һәм кешелеклелек үрнәге. Ул үз һөнәрендә дә зур уңышларга иреште, Җәмәгать эшендә дә үз урынын тапты, ә иң мөһиме – кешеләр күңелендә хөрмәт казанды.
Кеше гомере еллар белән генә түгел, кылган изгелекләре белән дә үлчәнә. Тамара Алексеевнаның тормыш юлына күз салсаң, бу гомернең күпме яхшылыкка, күпме хезмәткә һәм күпме кеше язмышына кагылганын аңлыйсың. Халкына хезмәт иткән кеше – халык хәтерендә кала. Тамара Алексеевна Баһаветдинова да әнә шундый шәхес. Аның кылган игелекләре, саклап калырга тырышкан рухи мирасы һәм кешеләргә өләшкән йөрәк Җылысы киләчәк буыннар өчен дә матур үрнәк булып калыр.
Фәрит Имамов
MAX