Яшьләр «Медиа» конкурсының сайлап алу этабында катнашучылар. Конкурс эшләрен тәҗрибәле жюри әгъзалары бәяли. Аның составына республиканың Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, Түбән Кама муниципаль районы администрациясе матбугат сәркатибе, НТР медиахолдингы җитәкчесе кергән.

Җиңүчеләр — Чистай, Әлмәт һәм Лениногорск балалар йортлары. Алар Татарстан данын Уфада узачак округ фестивалендә тәкъдим итәчәкләр. Әлеге конкурс Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» округ фестивале кысаларында үткәрелә. Аның максаты- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү.